Актанышның көрәш батыры – Россиянең иң яшь чемпионы

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Актанышның көрәш батыры – Россиянең иң яшь чемпионы 
Казанда көрәш буенча былтыр 7-8 декабрьдә Россия беренчелеге узды. 
Анда 10 үлчәү авырлыгының 7 сендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калган иде. 

Бу хакта тулырак https://youtu.be/5O1ttT7p9NMhttps://youtu.be/qr0L6ew3epU,

 https://youtu.be/VmwiMsZpHYM   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Иң яшь батыр- 60 кг үлчәү авырлыгында чемпион калучы Раббани һәм әтисе – беренче тренеры Ришат Нургалиев белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов бүген – 8 гыйнвар көнне очрашты. Энгель Нәвап улы Раббанине чираттагы лаеклы җиңүе белән котлап, районның көрәшчеләренә - Россия чемпионнарына бирелүче максатчан премияне иясенә тапшырды. 
Актаныш – көрәшчеләр районы. Традицияләрне, буыннар бәйләнешен саклап, татар иленә һәм дөнья спортына яшь батырларны алмашка тәрбияләп үстерә ул. Быелгы уку елында да район үзәгендә һәм спорт мәктәбе филиалларында мәктәп яшендәге 184 егет көрәш секцияләрендә тренерлар ярдәмендә бил алышу серләренә төшенә, тәҗрибә туплый, районкүләм ярышларда үзен сынап, җиңү тәмен һәм ләззәтен татып карый. Актаныш батырлары шул рәвешле олы келәмгә юл ала. Тәҗрибә туплый, чыдамлыкка өйрәнә, характерын формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International