Элеккеге еллардан килгән матур гадәт буенча, быел да Актаныш районында беренче булып аваз салган нарасый тантаналы шартларда теркәлде.
Районда бу елның беренче баласы Актанышбаш авылында яшәүче Сәлимгәрәевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Айсылу һәм Илдар гаиләсенең тәүге мәхәббәт җимеше 2020 елның 1 гыйнварында район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 04:05 сәгатьтә аваз салган. Әти-әнисе, туганнарына олы шатлык булып дөньяга килгән нәни кызчыкны Элина дип исемләгәннәр.
Быелдан Актаныш хастаханәсенең бала тудыру бүлекчәсеннән бәби алып чыгу тагын да бәйрәмчә төс ала, чөнки биредә нәни кешене каршылау өчен махсус бүлмә булдырылган. Илдар Сәлимгәрәев бүген кызын нәкъ шушы бүлмәдә тәүге тапкыр кулына алды.
2020 ел – ил күләмендә юбилейларга бай. Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы – мөһим вакыйгаларның берсе. Безнең районда да бу нисбәттән киң масштаблы чаралар оештыру күздә тотыла. Бүген исә Актаныш бу чараларга бала тудыру йортында ук старт бирде – тантанада катнашкан район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев бәхетле гаиләгә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлек бүләге һәм чәк-чәк тапшырды.
Район ЗАГС булеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь гаиләгә нарасыйның туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде.