6 гыйнвар көнне хакимият бинасында үткән киңәшмәдә яңа елга әзерлек буенча нәтиҗәләр ясалды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхәев иң яхшы яңа ел бизәлеше ясаган оешмаларны атап, алар арасында җиңүчеләрне билгеләп үтте.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/0N45YydYVJY сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Лаеклы беренче урынны үзәк хастаханә яулады, икенче урында – “Газстройсервис” оешмасы, өченче урында – РУЭС җәмгыяте. Җиңү яулаучыларга дипломнар, акчалата призлар тапшырылды.
Саклык банкы, “Теплосервис”, ПМК оешмаларының тышкы бизәлеше дә югары бәяләнде.