Ни кызганыч, Актаныш районы 2019 елны Пучы авылында килеп чыккан янгын белән төгәлләде. 31 декабрь иртәсендә теркәлгән фаҗигадә янгын корбаны да бар: 66 яшьлек райондашыбыз үз йортында вафат булды. Янгынның сәбәбе: электр җиһазлары белән кулланганда саксызык.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/Ily0z8A1uuk сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
2020 елга аяк басарга да өлгермәдек – районда тагын бер янгын чыгу очрагы теркәлде. 5 гыйнвар көнне Актаныш авылы Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан йортта өч бүлмәле фатида теркәлде ул. Бәйрәм кәефе бүләк итәр өчен урманнан алып кайтылган яңа ел символы чыршы санаулы минутларда фаҗига сәбәпчесенә әверелә. Ярый бу юлы кеше корбаннары юк – фатир хуҗасы исән кала. Ике очракта да йорт хуҗаларының спирлы эчемлек кулланган булуы мәгълүм.
Атналык киңәшмәдә әлеге хәлләр хакында исәп тоткан "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов фикеренчә, шәхси секторларда янгыннар санын киметүнең бердән-бер юлы - автоном рәвештә янгын турында кисәтү җайланмалары (извещательләр) урнаштыру. Сүз аз керемле, күп балалы, социаль яктан куркыныч гаиләләр, 70 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләр турында гына бармый – райондагы һәр йортта булырга тиеш мондый төр хәбәриткечләр. Алар кеше гомерен саклап калуга иң ышанычлы чара булудан тыш, мөлкәтне саклап калуда да әһәмиятле роль уйнаячак. Искәртеп үтәбез, 2018 елдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт идарәсе тарафыннан соңгы елларда балигъ булмаган балалар һәм өлкән яшьтәгеләр яши торган йортларга аларны урнаштыру план нигезендә башкарыла. Республиканың янгынга каршы дәүләт казна учреждениесе, районның социаль яклау бүлеге тарафыннан Актаныш районында гына да 160тан артык гаиләгә 650дән артык хәбәриткеч урнаштырылган.
“Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев мондый саклык чараларын, беренче чиратта, ялгыз яшәүче ир-атларның йортларына урнаштырырга кирәк дип саный:
- Әгәр ир кеше ялгыз яши икән, ничә яшьтә булуына карамастан, ул алкоголь куллана. Менә шул контингетны контрольгә алырга кирәк!, - диде ул.
Районның баш коткаручысы билгеләп үткәнчә, Пучы авылында янган йортта янгынны кисәтү җайланмасы урнаштырылган булса, хуҗа һичшиксез исән калган булыр.
Янгынны кисәтү җайланмалары кыйммәт тә түгел, бәяләре 250-500 сум аралыгында. Өстәвенә, аларны Актанышның үзендә үк сатып алырга мөмкин.
- Датчиклар аз гына төтен исенә дә реакция бирә. Ут чыгу турында хәбәр бирүче җиһазлар электр челтәренә тоташтырылмаган, ә аларның батарея корылмасы бер елга кадәр җитә. Кечкенә генә ут чыгу күзәтелгән очракта да, алар, күңелгә ятышсыз яңгыравык тавыш чыгарып, дөньясын онытып йоклаган кешене дә уятачак. Аларның файдасы һичшиксез зур булачак. Шуңа күрә, хөрмәтле оешма-предприятие җитәкчеләре, хуҗалык рәисләре, үзегезнең хезмәткәрләрегезнең куркынычсызлыгын кайгыртуга игътибар юнәлтсәгез иде. Бу җайланмаларны алуга ярдәм итсәгез иде. Бурдан кала, уттан калмый!, - дип, Илназ Шәрифҗанов залда утыручыларга мөрәҗәгать итте.
103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗановның тәкъдиме район башлыгы Энгель Фәттахов тарафыннан да хупланды.
Кызганычка каршы, Актаныш районында янгыннар даими теркәлеп тора. Аеруча мунча, йорт яны корылмаларында чыга алар. Бәйрәм чорларында үлем белән тәмамланган фаҗигаләр дә бар тарихта. Шуңа күрә, автоном рәвештә янгын турында кисәтү җайланмаларын урнаштыру янгыннарны вакытындаа авызлыклауга яңа, зур адым булып торачак.
Сүз уңаеннан, 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге хезмәткәрләре үзләренең тармак ветераннарына датчикларны бүләк итеп бирергә карар кылган. Бу үрнәкне башкалар да тиз арадаа күтәреп алыр дип ышанасы килә.