ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Сәламәтлек декадасы кысаларында Актанышта  старт алган мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы  көнозын үз җиңүчеләрен барлады. 

Спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе командаларның аркан тартышуы иде. Көндәлек эшчәнлекләрендә җитди булган укытучыларның шуның кадәр бирелеп бер-берсенә көч биреп торуларын күзәтү үзе бер манзарага тиң иде. Бу мизгелдә инде алар өчен дәресләр дә, язылачак планнар да, киләсе тикшерүләр дә онытылды.

Бүген 9 райондашыбызга "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.

 Бүген райондашыбыз, җиңел атлетика буенча СССРның спорт остасына кандидаты, “Батыр” спорткомплексы мөдире Расил Шәвәлиев үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен каршы алды.

 

Бүген Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы гамәлләштерелде. Мәктәп директорлары, педагоглар чаңгы шуу, өстәл теннисы, йөзү, бадминтон, шахмат ярышларында көч сынашты.

Актаныш шахматчылары Балалар иҗат үзәгендә Шахмат мәктәбендә  Кыш бабай призына иң зирәкләрне ачыклады.

2 гыйнвар көнне "Батыр" спорткомплексында Кыш Бабай призына бадминтон буенча район беренчелеге узды. 


3
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан,   массакүләм мәдәни чаралар үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында,  Актаныш муниципаль районының Актаныш авыл башкарма комитеты боерык бирә:

Шунысы игътибарга лаек, быел да муниципаль хезмәткәрләр  спартакиадасында район башлыгы  Энгель Нәвап улы  4 спорт төре буенча катнашып, һәр төрдә дә җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде, шул рәвешле ул хезмәткәрләренә үрнәк күрсәтте.

Һәр ярыш төре буенча җиңүчеләр билгеләнеп, алар грамота һәм медальләр белән хөрмәтләнде.Һәр ярыш төре буенча җиңүчеләр билгеләнеп, алар грамота һәм медальләр белән хөрмәтләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International