Бүген Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы гамәлләштерелде. Сәламәтлек декадасы кысаларында оештырылган чарага старт "Бүләк" чаңгы трассасында бирелде. Катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде. Мәктәп директорлары, педагоглар чаңгы шуу, өстәл теннисы, йөзү, бадминтон, шахмат ярышларында көч сынашты. Гадәттәгечә, мәгариф хезмәткәрләре спартакиаданы спорт бәйрәменә әверелдерде: чара катнашучыларның күплеге, бердәмлек белән аерылып торды.