Бүген 9 райондашыбызга "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.
Районыбызның иң җитез егетләре – Ришат Нургалиев, Хәмит Таҗиев, Алгинат Гәрәев, Булат Солтанов, Илдус Хафизов, Илнар Насрыев, Айгиз Бикмөхәммәтов, Ринат Җәмилов һәм гүзәл затыбыз Гөлнара Кәлимуллина алтын билгеләрне һәм таныклыкларны район башлыгы Энгель Фәттахов кулыннан кабул итеп алдылар.