ИШЕТМИ КАЛМАГЫЗ: Актаныш авылының кайбер урамнарында автомобиль хәрәкәтен чикләү  вакыты озынайтылды

2020 елның 3 гыйнвары, җомга

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан,   массакүләм мәдәни чаралар үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында,  Актаныш муниципаль районының Актаныш авыл башкарма комитеты боерык бирә:

1.Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә бәйрәм чаралары вакытында урамнарда патрульлек итүне тәэмин итәргә.

 2.  2020 елның 3 гыйнварыннан (төгәл вакыты төнге 01.00 сәгатьтән ) 5 гыйнварга кадәр (төгәл вакыты көндезге 12.00 сәгатькә кадәр ) түбәндәге урамнарда автотранспорт хәрәкәтен чикләргә:

    - кунакханә бинасы артындагы чаттан Тынычлык проспекты буенча Үзәк стадион стоянкасына кадәр;

    - Ленин проспектында  район Хакимияте каршындагы мәйданда.

3. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә хәрәкәт туктатыла торган участокта хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә.

4. Әлеге боерыкны Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

Боерыкның  үтәлешен контрольдә тоту Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсуновка йөкләтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International