ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Актанышта үткән муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында район башлыгы Энгель Фәттахов дүрт спорт төре буенча көч сынашты

2020 елның 3 гыйнвары, җомга

Яңа ел яллары чорында Актанышта тәгаенләнгән спартакиадаларга  стартны бу юлы да муниципаль хезмәткәрләр бирде. 3 гыйнвар көнне яңа елның беренче чаңгы юлына нәкъ менә  алар басты. Спартакиада программасына бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, йөзү,  волейбол кебек ярышлар да кертелгән иде.

Һәр ярыш төре буенча җиңүчеләр билгеләнеп, алар грамота һәм медальләр белән хөрмәтләнде.

Шунысы игътибарга лаек, быел да муниципаль хезмәткәрләр  спартакиадасында район башлыгы  Энгель Нәвап улы  4 спорт төре буенча катнашып, һәр төрдә дә җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде, шул рәвешле ул хезмәткәрләренә үрнәк күрсәтте. Чаңгы һәм өстәл теннисы ярышларында Энгель Фәттахов лаеклы төстә абсолют җиңүче булып танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International