4 гыйнвар көнне Актанышта узган мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында 200дән артык педагог – директор, укытучы, тренер – чаңгыда узышты, йөзде, теннис уйнады, ә иң-иң көчлеләре тирләп-пешеп аркан тартты.
Чыннан да спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе командаларның аркан тартышуы иде. Көндәлек эшчәнлекләрендә җитди булган укытучыларның шуның кадәр бирелеп бер-берсенә көч биреп торуларын күзәтү үзе бер манзарага тиң иде. Бу мизгелдә инде алар өчен дәресләр дә, язылачак планнар да, киләсе тикшерүләр дә онытылды.
Бу төр ярышта беренче гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңүче исеменә Такталачык коррекцион мәктәбе командасы ия булса, урта мәктәпләр арасында җиңүче титулы Актаныш технология техникумы командасына бирелде.