6 гыйнвар көнне хакимият бинасында үткән киңәшмәдә яңа елга әзерлек буенча нәтиҗәләр ясалды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхәев иң яхшы яңа ел бизәлеше ясаган мәгариф учреждениеләрен атап, алар арасында җиңүчеләрне билгеләп үтте.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/0N45YydYVJY сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Лаеклы беренче урынны Актаныш технология техникумы яулады, икенче урында – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, өченче урында – “Ромашка” балалар бакчасы. Җиңү яулаучыларга дипломнар, акчалата призлар тапшырылды.
“Алтынчәч”, “Тылсым” балалар бакчалары, Актанышның беренче санлы мәктәбенең тышкы бизәлеше дә югары бәяләнде.