Бүген – 8 гыйнвар көнне, Актаныш районындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына район башлыгы Энгель Фәттаховның Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Олуг юбилейны, насыйп булса, Актаныш районыннан 14 сугыш ветераны каршылаячак. Алар арасында Яңа Богады авылында гомер кичерүче Җәүдәт Шәймөхәммәт улы Шәемов та бар. Утны-суны кичкән ил улы 2019 елда 93 яшен тутырды. Ул тормыш иптәше белән гомер кичерә.
Бүген Җәүдәт Шәймөхәммәт улы Яңа ел котлауларын һәм бүләк кабын район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров кулыннан кабул итеп алды. Альберт Индәриф улы Бөек Ватан сугышы ветеранының хәлләрен белеште, аның көнкүреш шартлары белән танышты.
Шунысы куанычлы, Җәүдәт Шәемов әле җиргә нык басып йөри, күзлексез генә газета-журналлар укый ул. Хезмәт юлын “Тамыр” хуҗалыгына багышлаган яугир җирлек сулышы белән дә даими танышып тора, җитәкчеләргә киңәш-табыш бирә.