КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта агрономнар киңәште

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 9 гыйнвар көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә агрономнар катнашында укулар гамәлләштерелде.  

Актаныш районы игенчелек белгечләрен язгы кыр эшләре алдыннан укытуларга шул рәвешле старт бирде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов  рәислегендә үткән чарада агрономнар 2020 елга максат-бурычлар билгеләделәр, чәчүлек материалының сыйфатын яхшырту, орлыкларның югары репродукциялесен булдыру буенча  чаралар планы каралды.

Эшлекле һәм кирәкле сөйләшүдә район орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Әфка Сәрвәров та чыгыш ясады. Ул аеруча сатып алыначак орлык партияләренең сортын һәм сыйфатын билгеләүче сертификатларга  һәм таныклыкларга игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International