Бүген – 8 гыйнвар көнне Актаныш районындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Яңа ел бүләкләре алдылар. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов һәм аның урынбасарлары җирлекләрдә сугыш ветераннарының хәлләрен белделәр, Яңа ел белән тәбрик иттеләр.
Энгель Нәвап улы Актаныш авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Тимер Фәрдиев һәм Хәмит Раяновны шәхсән үзе тәбрик итте.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/lPXKUo9WruY сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.