ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Чишмә авылында яшәүче Миңлегалия Харисовага 90 яшь тулды

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

8 гыйнвар көнне  Чишмә авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Миңлегалия Әхмәтхан кызы Харисова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Тыл хезмәтчәненә фидакарь хезмәтләре өчен Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова  рәхмәт сүзләрен ирештереп, РФ Президенты Владимир Путинның  котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәч кабын тапшырды.

Миңлегалия Әхмәтхан кызының бөтен гомере  Чишмә авылында үткән: шушында туган ул, тормыш иптәше белән гаилә корган, балалар үстергән, “Чишмә” хуҗалыгында намуслы хезмәтен куйган.

Бүген юбилярны тәбрик иткән җирлек башлыгы Илфар Салихҗанов, туган көн иясенә “Чишмә” хуҗалыгы исеменнән котлаулар ирештергән  ветераннар советы рәисе Зәйнәп Сабировалар да Миңлегалия Харисованың хезмәт юлын, аның тырыш хезмәтен билгеләп үттеләр.

Гомер юлында күпне күргән, бик күп михнәтләргә түзгән юбиляр бүген җитеш тормышта, Яр Чаллы шәһәреннән кайткан кызы тәрбиясендә яшәп ята. Барысыннан да канәгать ул.

“Илләр тыныч, еллар имин булсын!” – дигән теләк белән башлана хөрмәтле затның һәр иртәсе.

Ходай насыйп иткән гомерегезне кадер-хөрмәттә, тән һәм җан саулыгы белән үтәргә язсын Сезгә, Миңлегалия Әхмәтхан кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International