Бүген "Чишмә" хуҗалыгы 2019 хуҗалык елына йомгак ясады. Беренче булып сүз алган җитәкче Рәфикъ Сәхәбетдиновның чыгышын хезмәтчәннәр игътибар белән тыңлады: үз кулың белән, хәләл хезмәтең белән табылган сумнар кая киткән дә, кире синең кулга ничек кайткан соң?

Актанышта ай саен үткәрелүче 25 форма киңәшмәсенең эчтәлек-формасын да авыл кешесен борчыган сорауларның чишелеше булырлык итеп үзгәртергә иде. Вакыт һәм хезмәткә куелган көч бушка китмәсен.
.jpg)
Һөнәри дебют бәйгесе районда өченче ел оештырыла. Анда тугызынчы сыйныф укучылары берничә компетенция буенча ярышып, үзара җиңүчеләрне билгели.
.jpg)
Бүген бәйгедә катнашырга теләк белдергән тугызынчы сыйныф укучылары ике компетенция буенча үзара иң сәләтлеләрне билгели. Пешекче эше һәм бухгалтер исәбе компетенцияләрендә көч сынашучылар арасында егетләрнең булуы да сөенечле.
.jpg)
Консультация-кисәтү турында интенсивности метеорологик күренешләр 18 сәгатьтән. 4 февраль 18 сәгатькә кадәр. 5 февраль 2020 ел.
5 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:
- 3 февральдә көндез, төнлә һәм көндез 4 февральдә юлларда көчле бозлавык;
- 3 февральдә көндез, төнлә һәм иртән 4 февральдә томан.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава. Бераз кар.
Аерым районнарда буран, төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м / с тизлектә, урыны белән 14 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8, көндез максималь һава температурасы -3..5. Юлларда бозлавык көчле.
4 февраль көнне Чалманарат халкының яшәү рәвеше белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышып кайтты. Бүгенге көндә җирлектә алты крестьян-фермер хуҗалык исәпләнә, аларның барысы да терлекчелек юнәлешендә уңышлы эшләп килә. Нигездә, чалманаратлылар сөтчелек тармагын үз итә.
.jpg)
Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин сәламләде. Семинарны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады: "Әлеге чаралар иң кискен һәм борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга, чишелешләрне эшләргә мөмкинлек бирә. Алар кадастр инженерлары өчен дә, безнең өчен дә конструктив һәм файдалы, чөнки безнең уртак эшебез дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына һәм вакытына тәэсир итә"
Чалманарат авыл җирлегендә үткән хисап җыелышы шактый эшлекле төс алды. Халык җитәкчелеккә булган сорауларын мулдан юллады, җирлек башлыгының эшчәнлеген дә аек акыл белән бәяләде ул: мактап та алдылар Камил Сабирҗан улын, кимчелекләрен дә әйтеп салудан тартынып тормадылар. Дөрес эшләделәр! Бу инде халыкның бердәм булуын да исбат итте, урам чаты саен җирлек башлыгын “чәйнәүгә” дә юл калдырмады. Алайса, кайбер җирлектә яшәүчеләр ике сәгать буе барган җыелышта авызларына су кабып утыралар да, урамга чыккач “буалары ерыла” – әй сөйлиләр, әй сүгәләр җитәкчелекне, тик нәтиҗә генә юк, чөнки аңлашу ике яклы килеп чыкмый бу очракта.
.jpg)
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килү хакында хәбәр итә.
Гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар арасында элемтәне ныгытуга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр " республика конкурсы оештыра.
.jpg)