30 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемаларына багышланган семинар узды. Семинар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе" үзкөйләнешле оешмасы тарафыннан Татарстан Росреестры белән берлектә оештырылды.
Росреестр тарафыннан башкарыла торган исәп-теркәү гамәлләрен тормышка ашыру күчемсез милекне рәсмиләштерү чылбырында соңгы этап булып тора һәм документларны әзерләү сыйфатына һәм срокларына турыдан-туры бәйле, әлеге чарага Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы кадастр инженерлары чакырылган иде.
Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин сәламләде. Семинарны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады: "Әлеге чаралар иң кискен һәм борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга, чишелешләрне эшләргә мөмкинлек бирә. Алар кадастр инженерлары өчен дә, безнең өчен дә конструктив һәм файдалы, чөнки безнең уртак эшебез дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына һәм вакытына тәэсир итә"
Семинар кысаларында катнашучылар актуаль проблемалар турында фикер алыштылар, кадастр эшчәнлеген үз-үзен җайга салу өлкәсендәге агымдагы вәзгыятьне, үсеш перспективаларын карадылар, шулай ук кадастр инженерлары тарафыннан документлар әзерләгәндә типик хаталарны анализладылар.
Чара ахырында кадастр инженерларына Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы һәм «Идел буе АКИ" СРО белгечләренә үз сорауларын бирү мөмкинлеге бирелде.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый чараларны уздыру элеккечә үк бик кирәк һәм Татарстан Росреестры аны «Идел буе АКИ» СРО белән бергә киләчәктә дә дәвам итәргә ниятли.
* Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестрының рәсми сайтында www.rosreestr.tatarstan.ru «Кадастр инженерын сайлап ал» бүлегендә ай саен Татарстан Республикасында үз эшчәнлекләрен башкара торган кадастр инженерлары рейтингы урнаштырыла. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кадастр инженерлары рейтингы белән кадастр эшләрен башкаруга килешү төзер алдыннан танышырга тәкъдим итә.
Укучы игътибарына
Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» СРОда +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча үз фикерләрен белдерә алалар. Биредә һәрвакыт аралашуга ачык һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзерләр.