Бүген "Чишмә" хуҗалыгы 2019 хуҗалык елына йомгак ясады.

Беренче булып сүз алган җитәкче Рәфикъ Сәхәбетдиновның чыгышын хезмәтчәннәр игътибар белән тыңлады: үз кулың белән, хәләл хезмәтең белән табылган сумнар кая киткән дә, кире синең кулга ничек кайткан соң?

Хуҗалыкта эшләүче 100 кешенең 76 сы җитәкчелек хисабы белән танышырга килгән иде.

2018 ел белән чагыштырганда, икмәк, сөт, ит сатуның үзкыйммәте кимегән, шуңа бәйле рәвештә, хуҗалыкның кереме арткан. Бу хезмәт хакында да чагылыш таба.

Хуҗалыкта эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 2018 елда 24 мең сум булган, 2019 елда 26 мең сумга кадәр күтәрелә. Районныкы- 24500 сум.

Хезмәт килешүе турында бәян итәргә трибунага күтәрелгән баш икътисадчы Фәнисә Низамова "2020 елда хезмәт хакы 14 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел!", дип белдерде. Узган ел 12 мең сумнан да ким булмаска тиеш дигән таләпне алар төгәл үтәгәннәр. Димәк, быел да хезмәт хакын арттырырга җыена хуҗалык.
.jpg)
Хезмәт хакын югары түләү бер куаныч булса, икенчесе- хәвеф-хәтәрсез генә елны озату . Чөнки алдагы елларда машина-трактор, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәү аркасында хуҗалыкта фаҗигаләр дә булган иде. Шулай ук хезмәтчәннәрнең иминлеге генә түгел, сәламәтлеге дә ныклы игътибар үзәгендә. Флюорография аша тикшерелү өчен узган ел хуҗалык үзәк хастаханәгә 114 мең сум акча күчергән. Тик хастаханәгә 100 хезмәтчәннең бик азы гына барган.

Җитәкче Рәфикъ Сәхәбетдинов киңәшмәдә катнашкан һәрбер хезмәтчәнгә "Сезнең сәламәтлек, беренче чиратта, үзегезгә, аннан соң гына безгә кирәк. Бүген төрле вируслар турында сөйләп кенә торалар, барыгыз да флюорография узыгыз, акчасы түләнгән бит", диде.

"Чишмә"нең икътисади яктан үсеш кичерүен исәп-хисап җыелышында катнашкан район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров тә билгеләп үтте. 4000 гектар җире булган хуҗалыкта 10 тонна сөт җитештерү бик зур күрсәткеч. Терлекчелектә яңалыклар кертеп эш оештырыла. Терлекләргә, мәсәлән, азык махсус программа буенча миксер аша эшкәртеп бирелә. Яңа савым тораклары кулланылуга тапшырылган. Район җитәкчелеге белән "Чишмә" хуҗалыгы арасында 2019 ел өчен төзелгән ике яклы килешү 100 процент үтәлгән. Алдынгылар җыенында, шушы уңышлар өчен хуҗалык 1 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Айдар Әнвәр улы җитәкче Рәфикъ Сәхәбетдиновка, ул җитәкләгән коллективка районның авыл хуҗалыгы тармагы- игенчелек, терлекчелек юнәлешендә куйган тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдерде.
Баш инженер Нияз Шәрипов киләчәктә техникаларны төзекләндерү, саклау һәм юу урынын булдыру кирәклеген әйтте.

Шулай ук күптән түгел коллективка килеп кушылган яшь белгеч Аяз Дәүләтовка да инженер зур өметләр багълый. Әйе, яшьләр бар җирдә яшьлек бар, яшьлеккә хас дәрт-дәрман, көч-куәт бар- КИЛӘЧӘККӘ ӨМЕТ БАР!

Гадәттәгечә, "Чишмә" хуҗалыгы һәрбер савымчы, терлекчегә, кыр батырларына, хуҗалыкта намуслы хезмәт куйганнарга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр әзерләгән иде.

Шулай ук лаеклы ялда да хуҗалык эшенә катнашкан өлкәннәрнең дә хезмәте лаеклы бәяләнде.