ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Халыкка цифрлы эфир телевидениесенә күчүдә ярдәм итүдә актив катнашканы өчен, Актаныш район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру һәм мәгълүматны саклау бүлеге җитәкчесе Радик Солтанов, бүлек белгече Руслан Шәмсетдинов ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүген Актаныш районы җитәкчеләренең спартакиадасы узды. Чаңгы, шорт-трек, теннис, бадминтон, гер күтәрү, волейбол, йөзү- барысы җиде төр ярышка нәтиҗә ясалды. Аерым төрләрдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәр ачыкланды, шуннан чыгып троеборье җиңүчеләре игълан ителде.

Бу хакта тулырак https://www.youtube.com/watch?v=ko1QdhQBWYI сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.


2
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Алдагы уеннарда җиңүгә ирешкән башкарма комитет һәм оешма җитәкчеләре командалары арасында, биш очко өстенлек белән, башкарма комитет командасы беренче урынны үзенеке итте.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/uybNsnU_IR8   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

“Бүләк” чаңгы трассасында чаңгыда узышканнан соң, “Лачын” боз сараенда шорт-трек, “Дулкын” бассейнында йөзү, “Батыр” спорткомплексында өстәл теннисы, бадминтон, гер күтәрү ярышларында шәхси беренчелек өчен җитәкчеләр бар көченә тырышты.

Безнең тулы видеорепортажны https://youtu.be/N2bMFcblaCQ  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Чаңгы, шорт-трек, теннис, бадминтон, гер күтәрү, волейбол, йөзү- барысы җиде төр ярышта катнашты җитәкчеләр. Троеборьеның мөһим бәйгесе- чаңгы ярышыннан безнең тулы видеорепортаж.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/9u6XsuA7TAQ  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актанышта җитәкчеләр спартакиадасы узды.

 

50 яшьтән өлкәнрәк җитәкчеләр арасында Актаныш район башлыгы

 Энгель Фәттаховка тиңнәр табылмады.


1
февраль, 2020 ел
шимбә

- Без сезне районда һәрвакыт көтәбез. Хезмәт юлыгызны Актаныш белән бәйләргә карар кыласыз икән, без сезгә ярдәм кулы сузарга әзер. Эшле булыгыз, белемле булыгыз, тәрбияле булыгыз, сәләмәт булыгыз, - диде, студентларга мөрәҗәгать итеп, Актаныш районы башлыгы.

Актанышта үткән студентлар очрашуы кысаларында күңелле викторина оештырылды. Укучылар, студентлар һәм яшь белгечләр үзара тапкырлыкта, зирәклектә, чаялыкта  көч сынашты.

Начар метеорологик күренешләр:

2020 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
  төнлә һәм көндез томан (Казанда төнлә һәм иртән);
 - көндез бозлавык (Казан шәһәреннән башка).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International