ФОТОМИЗГЕЛЛӘР: Актаныш районы үз студентлары белән очрашты

2020 елның 1 феврале, шимбә

Актанышта үткән студентлар очрашуы кысаларында күңелле викторина оештырылды. Укучылар, студентлар һәм яшь белгечләр үзара тапкырлыкта, зирәклектә, чаялыкта  көч сынашты. Тәкъдим ителгән биремнәр аша залда утыручылар командаларның җыр-бию осталыкларын да, җор теллелекләрен дә күрделәр. Нәтиҗәдә, өч команда арасында өченче урынны мәктәп укучылары яулады, икенче урында - яшь белгечләр. Җиңүчеләр исеменә исә студентлар үзләре ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International