ЯШЬЛЕКНЕҢ МАТУР МӘЛЕ: Актанышта район җитәкчелеге катнашында студентлар очрашуы үтте

2020 елның 1 феврале, шимбә

Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында оештырылган студентлар очрашуын район башлыгы Энгель Фәттахов ачты. Беренче чиратта Энгель Нәвап улы залга җыелган студентларны кышкы сессияне уңышлы тәмамлаулары белән тәбрик итеп, аларга киләчәк укуларында да уңышлар теләде.


- Без сезнең барыгызны да Актанышка кайтып эшләргә өндәмибез. Иң мөһиме - без сезнең белән лаеклы горурланырга тиеш. Ил, район сезгә мохтаҗ, - диде ул үз чыгышында.

Район башлыгы студентларга Актаныштагы яңарышлар хакында бәян итте. Алга куелган максат-бурычларны билгеләде. Бу эшләрне тормышка ашыруда, әлбәттә, яшьләрнең, яшь белгечләрнең булуы зарур. Актаныш районы якын киләчәктә яшь кадрларны эш һәм торак белән тәэмин итүне алмаксат итеп куя.


- Без сезне районда һәрвакыт көтәбез. Хезмәт юлыгызны Актаныш белән бәйләргә карар кыласыз икән, без сезгә ярдәм кулы сузарга әзер. Эшле булыгыз, белемле булыгыз, тәрбияле булыгыз, сәләмәт булыгыз, - диде, студентларга мөрәҗәгать итеп, Актаныш районы башлыгы.

Студентлар алдында үзәк хастаханәнең баш табибы урынбасары Анжелика Хөсәенова да чыгыш ясады.


- Вакыт шул кадәр тиз үтә. 28 ел элек мин үзем дә студент идем. Без дә шулай очрашуларда катнаштык. Безне дә төрле тармакларга яшь белгеч буларак эшкә чакырдылар. Бүген инде мин үзем сезне, студентларны, медицина өлкәсенә чакырам. Иң мәрхәмәтле һөнәр ияләренең берсе ул сәламәтлек сагында торучылар, - диде Анжелика Эдуардовна.

Баш табиб урынбасары бүгенге көндә районның сәламәтлек саклау өлкәсе яшь кадрларга кытлык кичерүен дә билгеләп үтте. Узган елда Актанышка өч яшь белгеч кайткан, әмма табибларга, аеруча тар белгечлекләр буенча, ихтыяҗ сакланып килә.

Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов та үз чыгышында студент елларын хәтерендә яңартты.


- Уку алдынгысы булгач, исәбем алга таба укуны медицина юнәлешендә дәвам итү иде. Әмма 1998 елда, Балтач районында, унберенче сыйныфта укыганда, студентлар очрашуына бардым. Һәм... шуннан соң кызыгып, медицинаны тәртип саклау структурасына алыштырдым, - дип сөйләде Илшат Илфир улы.

Районның баш тәртип сакчысы яшьләр белән очрашуга яшьләрчә киенеп килүе белән дә гаҗәпләндерде - Илшат Хәйретдиновны полиция формасыннан гына күреп ияләнгән укучылар һәм студентлар аның чыгышын алкышларга күмде, чөнки ул шаяру аша һәркемне полиция булырга чакырды.
- Безнең эштә "+"лар бик күп: хезмәт хакы югары, пенсиягә иртә чыгабыз, килегез - үкенмәссез, -диде ул.

Очрашу барышында сәхнәгә Актанышның беренче санлы мәктәбе директоры Рәйлә Фәтхулла кызы да күтәрелде.


- Мин бүгенге очрашуда икеләтә шатлык хисләре кичерәм. Беренчедән, залда бик күп укучыларыбыз утыра. Икенчедән, сәхнә түрендә дә Актанышның беренче санлы мәктәбенең алдынгы укучылары - Рамил Гарифуллин һәм Илгиз Шәкүров, - диде Рәйлә Гиздатуллина.


- Мин студентларны үзебезнең мәктәпкә - хезмәт юлыгызны башларга чакырып калам. Мәктәбебез зур тарихка ия. Бик күп җитәкчеләргә белем биргән уку йорты ул. Безгә бүген яшьләр кирәк: озак еллар укыткан педагогларыбызның тәҗрибәсен тапшырырга, безнең хезмәтне дәвам итәргә,- дип, педагогия юнәлешен сайлаган студентларга мөрәҗәгать итте Рәйлә Фәтхулла кызы.

Актаныш икмәк комбинаты җитәкчесе Айгөл Фәрит кызы да үз хезмәт юлын дәүләт учреждениесендә яшь белгеч буларак башлаган шәхес. Бүген инде Гиздатуллинар гаиләсе Актанышны гына түгел, күрше-тирә республика-районнарны да Актаныш икмәге белән тәэмин итеп тора. Үзәктә генә дә аларның "Кайнар икмәк" дип аталган биш кибетләр челтәле бар.


Үзен уңышлы җитәкче итеп күрсәтүгә ирешкән Айгөл Гиздатуллина студентларга шушы югарылыкка күтәрелү тарихын бәян итте.
- Районда эшмәкәрлек юнәлешендә үсү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Актанышка кайтыгыз, йортлар салыгыз, үз эшегезне булдырыгыз, - диде ул.


Сүз уңаеннан, үз бәхетен халыкны күпереп пешкән ипиле итүдә тапкан ханым  балаларын да Актанышта калдыру яклы.

Актаныштагы студентлар очрашуы күңелле викторина белән дәвам итте. Укучылар, студентлар һәм яшь белгечләр үзара тапкырлыкта, зирәклектә, чаялыкта  көч сынашты.

Тәкъдим ителгән биремнәр аша залда утыручылар командаларның җыр-бию осталыкларын да, җор теллелекләрен дә күрделәр. Нәтиҗәдә, өч команда арасында өченче урынны мәктәп укучылары яулады, икенче урында - яшь белгечләр. Җиңүчеләр исеменә исә студентлар үзләре ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International