Актанышның иң көчле җитәкчеләре билгеле булды

2020 елның 2 феврале, якшәмбе

50 яшьтән өлкәнрәк җитәкчеләр арасында Актаныш район башлыгы

 Энгель Фәттаховка тиңнәр табылмады.

Актанышта бүген узган җитәкчеләр спартакиадасында район оешмалары һәм предприятиеләреннән йөздән артык җитәкче катнашты. Алар берничә спорт төре буенча көч сынашып, араларыннан иң-иңнәрне билгеләде.

45 яшькә кадәр булган хатын-кызлар арасында беренче урынны Рузилә Гарипова( Актаныш гимназиясе) яулады. Икенче урында – Эльвира Айбашева( иминият компаниясе), өченче урында – Лилия Закирҗанова (“Умырзая” балалар бакчасы).

 

45яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кыз җитәкчеләр арасында җиңүче исеменә Ойгөл Мирзашәрипова лаек булды. Икенче урында – Регина Шәйхразиева( үзәкләштерелгән бухгалтерия), өченче урында – Флүрә Минһаҗетдинова (Мәсәде авыл җирлеге).

 

50 яшькә кадәр булган ир-егетләр арасында беренче урында – Илнур Хуҗин( балалар иҗат үзәге), икенче урында – Айгиз Мәгъданов( Иске Сәфәр мәктәбе), өченче урында – Даниал Гарипов(Киров мәктәбе).

 

50 яшьтән өлкәнрәк җитәкчеләр арасында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов. Икенче урында – Айдар Хәев(үзәк хастаханә), өченче урында – Рәмис Минһаҗев( Актанышбаш җирлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International