ТРАДИЦИЯЛӘРНЕ САКЛАП: Техникумның "һөнәри дебюты" сәләтлеләрне барлый

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Өченче ел рәттән Актаныш технология техникумы базасында тугызынчы сыйныф укучылары өчен “Һөнәри дебют” дип исемләнгән бәйге үткәрелә. Һөнәрләр чемпионатында үзен сынаган  уку йорты район җирлеге мәктәпләренең егет-кызларын шул рәвешле укуларын техникумда дәвам итәргә өнди.

Бүген бәйгедә катнашырга теләк белдергән тугызынчы сыйныф укучылары ике компетенция буенча үзара иң сәләтлеләрне билгели. Пешекче эше һәм бухгалтер исәбе  компетенцияләрендә көч сынашучылар арасында егетләрнең булуы да сөенечле.

Бәйгедә катнашучыларны беренчеләрдән булып уку йорты директоры Ландыш Шәмсунова сәламләде. Ландыш Җәүдәт кызы залда утыручы укучыларны Актаныш технология техникумы тәкъдим иткән һөнәр төрләре белән таныштырды, авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче уку йортының яңа мөмкинлекләрен ачты.

Бүгенге көндә ресурс үзәк статусы йөртүче техникум 6 юнәлеш буенча студентларга белем һәм күнекмәләр бирә. Тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгын механикалаштыручы, гомуми туклану продукциясе технологы, хисапчы, электрик, тегүче кебек һөнәрләргә ихтыяҗ беркайчан да кимеми.

- Актаныш технология техникумында үзләштергән һөнәрләр беркайчан да юкка чыкмаячак. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы районында, - диде бу уңыйдан техникум җитәкчесе Ландыш Шәмсунова да.

Чара  рәсми төстә ачылганнан соң, укучылар, дүрт төркемгә бүленеп, бәйге шартлары буенча билгеләнгән биремнәрне үтәргә таралдылар.

Бер төркем укучы  татар халкының милли ризыгы булган “татлы” ясау буенча көч сынашса, икенче төркем һөнәри тест биремнәрен үтте, инглиз теле белән “дуслыкларын” күрсәтте, бухгалтер исәбе  компетенциясе буенча махсус программада хисап буенча гамәли эш башкарды.

Инде берничә сәгатьтән бәйгегә нәтиҗә ясалып, ике компетенция буенча да җиңүчеләр аталачак. Укучыларга уңышлар телибез.

Шунысын да искәртеп үтик, быел әлеге бәйгенең икенче өлеше март аена тәгаенләнә. Монда инде  авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, электромонтер, эретеп ябыштыручы компетенцияләре буенча тугызынчы сыйныф егетләрен сынарга исәп тота техникум.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International