ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ренат Газетдинов сүзләреннән аңлашылганча, район яшьләре өчен урыннарда ил күләмендә танылу алган волейболчылар белән очрашулар, мастер-класслар уздыруны оештырып җибәрүгә ирешсәк, әлеге спорт төренә тартылучылар бермә-бер артыр иде. Олимпиада уеннары чемпионы белән очрашу – моңа тәүге, ныклы адым булып тора Актанышта.

Волейбол легендасы белән очрашуга балалар да, өлкәннәр дә шактый җыелган иде. Обмочаев волейболны үз иткән актанышлылар белән фикер алышып, үзенең волейболлы тормыш юлын бәян итте.Балаларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде.

4 февраль көнне 82 нче  кадетлар мәктәбе базасында Бөтенроссия конкурсының "Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы" номинациясендә зона этабы узды, анда 6 район укытучылары катнашты (Алабуга, Яр Чаллы, Актаныш, Зәй, Әгерҗе һәм Минзәлә). Конкурс нәтиҗәләре буенча Актаныш кадет интернат-мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Фәрухшин Дамир III урынны яулады. Җиңүче март аенда Казан шәһәрендә узачак конкурсның финал этабында катнашачак.

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Валерий улы Хохорин Актанышта эшлекле сәфәрдә булып, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге эшчәнлеге белән танышты.  Аннан соң, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, чаңгы спортын үз итүче  Артем Валерий улы Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән чаңгы шуды, “Бүләк” чаңгы трассасының ярышлар уздыру өчен мөмкинлекләрен сынап карады.

ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Актаныштагы эшлекле сәфәр кысаларында, муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов белән "Бүләк" чаңгы трассасын сынады.

2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә. 

Агымдагы елның гыйнварында региональ операторлардан "Татэнергосбыт" АҖ адресына 1 гыйнвардан  башлап кирәклеге турында йөкләмәләр бирелде. 2020 елның 1 гыйнварыннан бердәм тариф түбәндәгечә билгеләнде:

- шәхси торак йортлар өчен аена бер кешегә  93,66 сум;

- күп фатирлы йортлар өчен аена бер кешегә 86, 34 сум.

Актаныш районында узган җитәкчеләр спартакиадасы республикада үрнәк вакыйга.  Спартакиадада район башлыгыннан алып, барлык оешма-предприятие җитәкчеләре катнаша, киң катлау халыкка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Бу хакта федераль “Россия- Татарстан” телеканалының «Яңалыклар” тапшыруында тулы яктыртылды.  

Бу хакта тулырак https://youtu.be/3DWwKuzfyQU сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

- Соңгы елларда авылларыбызга өлкәннәр күченеп кайта, тик яшләр, киресенчә, шәһәрләргә юл ала. Әллә нинди мода керде хәзер – авылларның киләчәге булган тулы бер буын шәһәрләргә агыла. Юкса, бездә дә менә дигән итеп яшәрлек шартлар бар бит, җиң сызганып эшләргә генә кирәк авылда. Без дә яшәп карадык таш калаларда, әмма яшь барган саен, күңел туган туфракка тарта. Бүген шәһәрне үз иткән балаларыбыз да бер кайтыр ул авылга, әмма кайчан? Ул вакытта соң булмасымы?- дип, ачынып сөйләде Мәхтүмҗан Хөрмәев.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Актаныш горурлыгы, Муса Жәлил исемендәге Дәүләт бүләге иясе "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа программасын Казан тамашачысына тәкъдим иткәннән соң, татарлар яши торган төбәкләргә концерт туры белән чыга. Аңа кадәр "Агыйдел"нең кызлары, егетләре туган якта, актанышлылар алдында чыгыш ясады. Беренче тамаша тәэсирләре "Россия-Татарстан" телерадиокомпаниясе яңалыкларында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International