ТР буенча эчке эшләр министры Артем Валерий улы Хохорин Актанышта эшлекле сәфәрдә булып, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге эшчәнлеге белән танышты. Аннан соң, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, чаңгы спортын үз итүче Артем Валерий улы Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән чаңгы шуды, “Бүләк” чаңгы трассасының ярышлар уздыру өчен мөмкинлекләрен сынап карады.