ЗАМАН ЛЕГЕНДАСЫ – АКТАНЫШТА: Атказанган спорт мастеры Алексей Обмочаев актанышлыларны волейбол уены серләренә өйрәтте

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш районы Россия волейболчысы, Лондондагы XXX Олимпиада уеннары чемпионы Алексей Обмочаевны кабул итте.  Дәрәҗәле кунакны "Актаныш" волейбол командасы капитаны Ренат Газетдинов, өлкән остаз Ленар Ибнеев Агыйдел елгасы кичүеннән үк каршы алды.


Атказанган спорт мастеры Алексей Обмочаев Актанышка волейболчыларыбыз белән очрашуга махсус килде.
Ренат Газетдинов сүзләреннән аңлашылганча, район яшьләре өчен урыннарда ил күләмендә танылу алган волейболчылар белән очрашулар, мастер-класслар уздыруны оештырып җибәрүгә ирешсәк, әлеге спорт төренә тартылучылар бермә-бер артыр иде. Олимпиада уеннары чемпионы белән очрашу – моңа тәүге, ныклы адым булып тора Актанышта.

“Батыр” спорт сараенда  Алексей Обмочаевны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев белән берлектә спортчылар да сәламләде. Үсмер еллары Башкортстан Республикасының Салават шәһәрендә үткән Россия волейболчысына татар түбәтәе белән Актанышның бренды – чәк-чәк тапшырылды.


Алексей Обмочаев спорткомплекс белән танышып чыгып, Актанышта спортка бик зур игътибар бирелгәнен билгеләп үтте.

- Мин волейбол белән алты яшьтән шөгыльләнә башладым. Ул чорда шәһәрләрдә дә мондый заллар юк иде. Тренажер залыгыз үзе генә дә ни тора!, - дип, гаҗәпләнүен яшермәде спортсөяр.

Волейбол легендасы белән очрашуга балалар да, өлкәннәр дә шактый җыелган иде. Обмочаев волейболны үз иткән актанышлылар белән фикер алышып, үзенең волейболлы тормыш юлын бәян итте.Балаларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде.

Җылы аралашудан соң  атказанган спорт мастеры  балаларга волейбол буенча мастер-класс күрсәтеп, уен серләре белән уртаклашты.



Сүз уңаеннан, соңгы елларда Актанышта волейболга игътибар артканнан арта бара. Төрле турнирлар даими үтеп тора, районкүләм үткән спартакиадаларга да волейбол ярыш төре буларак кертелде. Республика күләмендә матур күрсәткечләребез дә шактый. Шуларның берсе - 2019 елда Актанышта үткән “Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннарында Актаныш районының волейбол командасы лаеклы уен күрсәтеп, чемпион калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International