ХИСАП ҖЫЕЛЫШЫННАН: Җайлы тормыш - шәһәрдә, маллы тормыш - Кәзкәйдә

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

5 февраль көнне Актаныш районының Кәзкәй авыл җирлеге дә 2019 елга хисап тотты, ел дәвамында эшләнгән эшләрне барлады, 2020 елга максат-бурычлар билгеләде.

Бу юлы да җирлектә тәгаенләнгән ел йомгагы район җитәкчелегенең шәхси секторларда мал тотучы гаиләләр белән очрашуыннан башланып китте.

Ике авылны – Кәзкәй һәм Тыңламасны берләштергән җирлектә мал җанлы кешеләр яши, соңгы елларда аеруча үҗәтләнеп терлек мал-баш санын торгыза алар. Үз көчләре белән аякка басучылар да, дәүләт ярдәменә таянып тормышларын бөтенәйтүчеләр дә бар арада.

Сөтчелек – Кәзкәй җирлегендә иң табышлы тармакларның берсе, халык тапшырган сөтне ике шәхси эшмәкәкр кабул итә. Кәзкәйлеләр сөткә куелган бәядән зарланмады, исәп-хисап вакытында ясалып баргач, авыл кешесенә артыгы хаҗәт тә түгел: булганына сөенеп, булачагына өмет итеп яши алар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхәев кергән шәхси хуҗалыкларда асралучы терлек дистәләп исәпләнә, халык, бер тотынгач, ныклап кереп киткән терлекчелеккә, ихатада утыздан артык эре мал асрау гадәти күренеш биредә. Димәк, файдасын күрәләр, файда да андый-мондый гына түгел, ә шактый саллы.

Тыңламас авылында гомер кичерүче Миңнуллинар гаиләсенең бер айлык сөт кереме 70 мең сум. Әнфис әфәнде хуҗалыгында 33 баш мөгезле эре терлек тота. Шуларның 15е – савым сыеры. 2017 елда бу максаттан дәүләтнең 200 мең сумы да ярап куйган – хуҗа бу акчаларга таштан терлек торагы җиткереп, мал-баш санын арттырган.

Тәнзилә һәм Әнфис Миңнуллинар “Актаныш” агрофирмасының Тыңламас бүлекчәсендә хезмәт куя.

- Хуҗалыкның ярдәменнән башка бу кадәр терлек асрау мөмкин түгел. Хезмәт хакы бәрабәренә агрофирма терлек азыгы биреп тора – рәхмәт җитәкчелеккә, - ди алар.

Кәзкәй авылында яшәүче Лүзия һәм Фәрит Нәҗмиевлар үз көннәрен үзләре күрәләр. Ихаталарында 27 баш терлек асрау өстенә, хуҗа кеше өч елдан артык Аеш, Тыңламас, Кәзкәй авылларыннан  сөт җыю белән шөгыльләнә.  

Күпләп мал тоткан хуҗалыклар әкренләп үз көтүләрен булдырып килә, икешәр атна  чират белән мал көтү эшен электр-көтүчегә алыштырган алар, быелгы җәйдә заманча көтүчене тагын берничә хуҗалык булдырырга исәп тота.

Бүген җирлек халкының авырткан урыны булып лейкоз авыруы тора. Каны бозык чыккан малларны вакытында озатып барсалар да, авыру чигенми, әледән-әле баш калкытып тора. Мал хуҗалары үзләре лейкоз авыруын җирлектә мал саны арткан саен барлыкка килә, дип исәпли.

Инде җирлек башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев авыру сыерларны гомуми көтүгә кушмау таләбен дә кертеп караган. Халык риза  да булган төсле үзе, әмма барыбер алар эре малны җәйге сезонда лапаста яткыру яклы түгел. Бу проблема быел да чишелеш көтәчәк, уртак ныклы фикергә килми торып, “лейкозлы” вәзгыятьне уңай якка үзгәртеп булмаячак – монысы көн кебек ачык.  

Илшат Илфат улы җирлектәге социаль объектларның торышын да күздән кичерде.

Бүгенге көндә ике авылда да мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, ФАП бар. Кәзкәй авылында өр-яңа ФАП узган ел үз ишекләрен ачты. Социаль объектлар бар барын, әмма аларга җан өрерлек яшьләр җитәрлек түгел җирлектә – башлыкны шушы мәсьәлә аеруча борчый.

- Соңгы елларда авылларыбызга өлкәннәр күченеп кайта, тик яшләр, киресенчә, шәһәрләргә юл ала. Әллә нинди мода керде хәзер – авылларның киләчәге булган тулы бер буын шәһәрләргә агыла. Юкса, бездә дә менә дигән итеп яшәрлек шартлар бар бит, җиң сызганып эшләргә генә кирәк авылда. Без дә яшәп карадык таш калаларда, әмма яшь барган саен, күңел туган туфракка тарта. Бүген шәһәрне үз иткән балаларыбыз да бер кайтыр ул авылга, әмма кайчан? Ул вакытта соң булмасымы?- дип, ачынып сөйләде Мәхтүмҗан Хөрмәев.

Ә авылга яшьләр нәкъ менә бүген, хәзер кирәк: мәктәпләрне, балалар бакчаларын саклап каласы иде бит, җәмәгать! Кәзкәй җирлегендәге ике башлангыч мәктәптә нибары ун укучы белем ала, ике бакчага бергә 11 бала йөри. Өстәвенә, 2019 елда Тыңламас авылында бер генә бәби дә тумаган. Җирлектә ел эчендә 10 кеше вафат булган...

Тыңламас авылындагы җәмәгать үзәге бер түбә астына берничә социаль объектны сыендырган: мәктәп, бакча, мәдәният йорты.

Бина тыштан ялтырап торса да, тиешенчә җылынып бетмәве белән биредә хезмәт куючыларның үзәгенә үткән. Анысына да күнеккәннәр инде. Тик менә дөрес итеп эшләнмәгән түбә конструкциясенә генә күнегә алмыйлар. Түбә калае ялганган урыннардан җәй көне – яңгыр, кыш көне кар керә һәм су, пәрдәләр буйлап, сәхнәгә генә түгел, җанга да ургыла.

Хезмәткәрләр үзләре дә, җирлек башлыгы да гаҗиз булып беткән бу күренештән. Ә проблема әле дә булса чишелеш көтә. Түбәне эшләгән оешманы кире чакырып эшләт иде дә, юк, булмый – гарантия срогы чыккан...

Кәзкәй мәдәният йорты да капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ.  Җирлек халкы түземсезләнеп 2021 елны көтә – ничек тә киләсе елда бу бинаны программага кертеп, кәзкәйлеләрне сөендерәсе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International