4 февраль көнне 82 нче кадетлар мәктәбе базасында Бөтенроссия конкурсының "Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы" номинациясендә зона этабы узды, анда 6 район укытучылары катнашты (Алабуга, Яр Чаллы, Актаныш, Зәй, Әгерҗе һәм Минзәлә). Конкурс нәтиҗәләре буенча Актаныш кадет интернат-мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Фәрухшин Дамир III урынны яулады. Җиңүче март аенда Казан шәһәрендә узачак конкурсның финал этабында катнашачак.