ХИСАП ҖЫЕЛЫШЫННАН: Өр-яңа машина тынгы бирми Чалманарат халкына!

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

 Җирлекләрдә старт алган хисап җыелышлары ни өчен кирәк? Халыкның җыелып килгән күп санлы сорауларына җавап биреп, аларның моң-зарын тыңлау өчен, беренче чиратта. Авыл кешесе яклауны да җирлек башлыгыннан табарга тиеш, аңлашу да күзгә-күз карашып оештырылса гына, аның нәтиҗәсе була.

Чалманарат авыл җирлегендә үткән хисап җыелышы ул яктан шактый эшлекле төс алды. Халык җитәкчелеккә булган сорауларын мулдан юллады, җирлек башлыгының эшчәнлеген дә аек акыл белән бәяләде ул: мактап та алдылар Камил Сабирҗан улын, кимчелекләрен дә әйтеп салудан тартынып тормадылар. Дөрес эшләделәр! Бу инде халыкның бердәм булуын да исбат итте, урам чаты саен җирлек башлыгын “чәйнәүгә” дә юл калдырмады. Алайса, кайбер җирлектә яшәүчеләр ике сәгать буе барган җыелышта авызларына су кабып утыралар да, урамга чыккач “буалары ерыла” – әй сөйлиләр, әй сүгәләр җитәкчелекне, тик нәтиҗә генә юк, чөнки аңлашу ике яклы килеп чыкмый бу очракта.


Бер ягыгыз белән ушны алдыгыз, әлбәттә, чалманаратлылар! Баксаң, җирлек башлыгы Камил Әхмәтовның ике-өч елга бер яңартылып торган “Нива” машинасы тынычлыгыгызны ярыйсы ук бозып, йокыгызны качырган икән!


- Ни өчен җирлек башлыгына гел яңа машина бирәсез? Ул акчаларны халыкның яшәешен яхшыртуга тотып булмый мени соң? кебек сораулар җыелышның башыннан ахырына кадәр яңгырап торды.


Соң, хөрмәтле җирлек халкы, Татарстан Президенты бирә бит ул өр-яңа машиналарны! Сезнең башлыкка гына түгел, бөтен Татарстан буенча тарата. Тәртибе шундый чөнки. Камил Әхмәтов биш авылны берләштергән җирлек буйлап җәяү чаба башласа, кая гына җитешер соң ул? Җирлек халкының яшәешен көйлим дип йөри торгач туза инде ул машина, дәүләт шуңа яңартып тора аны. Авыл халкы сөйләнә дип кенә баш тарта торган нәрсә түгел ул Президент бүләге! Ә сез, сөенәсе урынга, көенеп утырасыз – матур түгел, җәмәгать, сезне бизи торган гамәл түгел бу!


“Нива” да барыбер сезнең җирлектәге юлсыз юлдан йөри, күп проблемаларыгызны шул машинага утырып китеп хәл итә инде Камил Сабирҗан улы. Әнә бит әле 2021 елда, Ходай кушып, Калмашка да каты өслекле юлдан гына җилдерәчәксез, дип ышандырды район башлыгы Энгель Нәвап улы.

Мәскәү дә бер көндә генә төзелмәгән – киләчәктә Шәбез күпере дә төзекләндерелер, урамара юллар да тәртипкә салыныр, су проблемасы да онытылыр – Актаныш җитәкчелеге хәбәрдар бу проблемалардан, чишелешен дә табар. Күпкә түзгәнне,азга гына түзегез инде.


Мәдәният йорты тузган дидегез – ишеттеләр бит югарыдагылар. Бүгенге җыелыш балкып торган мәдәният-спорт үзәгендә үтте – капиталь төзекләндерелгән, җылы, якты бинада, өр-яңа урындыкларда утыруы үзе бер рәхәт бит. Сизми калмагансыздыр, шәт.

Әле якын киләчәктә Гәрәйдәге медпункт та җылытылып, халыкка тагын да уңайлырак шартларда хезмәт күрсәтә башлаячак, модульле кибет ачу да бар планда. Яшим дип яшәгән халыкка ярдәм итү яклы район җитәкчелеге.

Түбән Гәрәйдәге музей итеп тотарлык клубыгыз да ябылмаячак, чөнки халыкта мәдәният хезмәтенә ихтыяҗ зур. Ишетеп, күреп беләбез, бәйрәм вакытларында алма төшәрлек урын да булмый анда, хәтта чит авыллардан да шушы кечкенә генә учакның җылысына тартыла халык.


Биш авылны берләштергән җирлектә хәл итәсе проблемалар кала бирә, билгеле. Алар арасында бергәләшеп чишәрдәйләре дә җитәрлек. Бу урында лейкозлы сыерлар проблемасына тукталасы килә. Чирдән арыну өчен ихатадагы малны бүген егып суярга димәгән, җәмәгать, фәкать сәламәт малны авырудан аерып тота өйрәнү зарур. Лейкозлы малны гомуми көтүгә кушмасагыз, ясалма орлыкландыруга күчсәгез, җиңмәслек авыру түгел бит лейкоз. Аннан килеп, авыру сыерны тапшырып, яңа мал торгызырга исәпләсәгез, дәүләт субсидия дә бирәчәк әле – тана алу программасына кушылсагыз, шактый саллы ярдәм тоячаксыз хөкүмәттән.


Тик менә 2019 елда Чалманарат җирлеге халкы мал үрчетү буенча дәүләт тәкъдим иткән ярдәмгә мөрәҗәгать итмәгән. Хәер, мөрәҗәгать итеп тә, ала алмаучылар булган. Моңа җирлек башлыгының документ артыннан тиешенчә йөрмәвен дә сәбәп иттеләр, “фамилия туры килмәгәндер”, - дип үпкә белдерүчеләр дә табылды.

Юкса, башка елларда бу субсидияләрне шактый файдаланган Чалманарат. 2020 елда шушы эзгә кабат төшәрсез дип ышанып калабыз, чөнки Чалманарат җирлеген терлексез күз алдына китереп булмый. Мал элек-электән сезнең визит карточкагыз булды. Асрый да, тәрбияли дә, югары продукция дә ала беләсез, тик менә шул продукцияне реализацияләргә өйрәнәсе бар. Берәр кооператив ачып җибәреп, күпләргә үрнәк күрсәтерлегегез бар ич сезнең – әйдәгез әле, ныклап шушы эшкә тотыныгыз.

“Наратлы” ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Мосабиров та бу мәсьәләне күтәреп чыкты җыелышта. Ул, район башлыгы Энгель Нәвап улына мөрәҗәгать итеп, Актанышта хуҗалыкның, авыл халкының продукциясен даими сату өчен урын сорады. Хуҗалык җитәкчесе моңа кадәр авыл халкына игътибарлы да, ихтирамлы да булды, киләчәктә дә ярдәмсез калдырмас. Сезнең көч - бердәмлектә.


Тик менә халык үзара салым акчаларының бер өлешен ни өчен “Наратлы” хуҗалыгына тапшырылганын гына аңламый яшәгән дигән фикер туды. Юк, Алмаз Мосабиров сорамаган ул акчаларны – берүк ялгыша күрмәгез.

Кыш буе “Наратлы” үз техникасы, үз ягулыгы белән җирлек урамнарын кардан арындыра. Иртә таңнан урамнар машина белән йөрер хәлгә китерелә. Хуҗалык исәбенә күчерелгән акчалар – шушы хезмәт өчен түләү. Минималь бәя белән түләү дисәм тә, ялгыш булмас. Әгәр дә белмәгән булсагыз, аңлатып китүне кирәк дип саныйм: кыш көннәрендә кар яву – ул табигый хәл, кар баскан юлларны чистарту – сезнең яшәешне яхшыртуга юнәлтелгән хезмәт төрләренең берсе. Актаныштан егәрле техника чакыртып юлларны ачу шактый чыгымлы эш. Ике сәгатьлек эш, ялгышмасам, сезнең үзара салым акчасы тупланган “янчыкны” якынча 22 мең сумга юкарта. Бу бер чакырту. Ә озын кыш буена техника үзәктән килә башласа, юлларыгыз белән бергә “янчыгыгыз” да чистарып кую ихтималы, ай-яй, зур. Шуңа күрә дә җирлек башлыгы Камил Әхмәтов юлларны чистарту буенча хуҗалык белән килешү төзегән дә инде. “Наратлы” моңа риза булган икән, сөенеп кенә утырасы.


Күмәкләп эшлисе эшләр арасында тагын берсе – ул да булса, урамнарның котын алып утырган ташландык ихаталар. Монда да хуҗалык ярдәм кулы сузарга әзер, хәтта бу эшкә тотынучыларга хезмәт хакы да түләяәк ул. Монысы да, җәмәгать, беренче чиратта, сезгә кирәк, Актаныштан килеп йөргән Алмас Фирдәвис улына түгел,  дөрес кабул итсәгез иде.


Бүгенге көндә Чалманарат җирлегендә 178 хуҗалык исәпләнә. Биш авылда 614 кеше гомер кичерә. Аларның 359ы – эш яшендә. Халыкның зур күпчелеге “Наратлы”да хезмәт куйса, 62 чалманаратлы үз хуҗалыгында эшли, 30 кеше – бюджет өлкәсендә. Халыкның мал асрауга хирыслыгын ачык чагылдыра әлеге саннар. 178 хуҗалыкның 93ендә эре мал асралу да уңай фал. 76 ихатада сыер малы тотыла – шуңа күрә дә биредә яшәүчеләрнең өстәмә керем чыганагы – ул да булса сөт тапшыру.


Тик менә соңгы елларда җирлектә вак мал асраучылар кими. Юкса, халык сарык малын үз итеп яшәгән моңа кадәр. Әмма сарык малы күпләп кимегәч, көтү дә тукталган. Маллар үз ирекләренә куелган һәм басуларга зыян сала башлаган. Кем гаепле? Анысын үзегез чамалый торгансыздыр. Әмма җыелышта чыгыш ясаган бер абзыйның тел төбен шәхсән мин аңлап бетермәдем.


- Минем бакчам коймаланмаган булып, анда күрше малы керсә, гаеп, билгеле, миндә була, чөнки мин бакчамны кайгыртмаганмын, -диде ул. Аның фикеренчә, сарык хуҗалык басуына керә икән, моңа сарык хуҗасы түгел, иптәш Мосабиров гаепле булып чыга. Менә сиңа мә! Хәзер Алмаз әфәнде, кырык эшен кырык якка ташлап, фәлән гектарларга сузылган басуларын коймалап йөрергә тиешме, сезнең мал гомуми кулланылышта булган авыл урамнарында җилләнеп йөргәнгә? Буш урында тавыш чыгарганчы, электр- көтүче алып куегыз сез бергәләп – башта чыгымлырак кебек тоелса да, файдасын бик тиз тоярсыз. Сыерларыгыз өйрәнде бит заманча көтүчегә, сарыклар да өйрәнер бер.

Моннан берничә ел элек җирлектәге иң авырткан урыннарның берсе булып чәчәк аткан эчкечелек санала иде. Шөкер, хәзер вәзгыять җайланып килә. Монда да җирле җитәкчелекнең хезмәте зур - яшерен-батырын түгел, сәрхүшләрне “пачкалап” айныттылар Чалманаратта, хуҗалык хисабына, шәһәрләргә алып барып. Бу гамәл башка җирлекләргә үрнәк итеп тә куелды. Хәзер исә хәмер Чалманаратта эш өчен түләү бәясе кебегрәк кулланыла, үзләре эчми, әмма вак-төяк эшне эшләтә инде аракы дигәннәре.  Әллә шуңа,  авылда легаль бумаган хәмер сату проблемасы актуальлеген югалтмаган. Уфадан ук алып килеп саталар икән шайтан суын. Җыелышта катнашкан полиция җитәкчесе өчен генә түгел, җирлек башлыгы өчен дә ачыш булды бу яңалык. Ачышны вакытында ябып куярга кирәк түлке, тамыр җәеп, халыкны бимазаламасын.



Чалманарат халкының эше болай да җитәрлек аның: балалар санын арттыру бәрабәренә мәктәпне саклап каласы иде. Бүген Чалманарат мәктәбендә 27 укучы белем ала, балалар бакчасына дистәдән артык нәни йөри. Исән-имин булып торсак, әле биш ел чамасы шушы динамика сакланачак. Ә аннан ничек булыр? Монысы фәкать сездән тора. Авылларны үстерик, саклап калыйк дип еш сөйлибез, аларны тапшырырга киләчәк буын булмаса, нәрсә көтә безне? Шулар хакында ешрак уйланырга иде дә бит, ә сез һаман яңа машина өчен хафаланасыз!

Сүз уңаеннан, авылдагы абруйлы затларның берсе булган Әхнәф Салахов тәкъдиме белән, Чалманарат авыл җирлегенең 2019 елда башкарылган эшләре “канәгатьләнерлек” дип бәяләнде.


- Эшләгән кеше критика алырга тиеш инде ул, башкача була да алмый. Халык өчен йөрисең, безнең өчен тырышасың. Эшеңне күрәбез, бәялибез. Син, Камил, ачуланма инде!” – диде ул, җирлек башлыгына мөрәҗәгать итеп.

Җыелыш ахырында җирлекнең яшәешен яхшыртуга үзеннән өлеш керткән затлар Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде.  Иң күп сөт тапшырган шәхси хуҗалык башлыкларына Гүзәлия Миннәхмәтова тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International