4 февраль көнне Чалманарат халкының яшәү рәвеше белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышып кайтты. Бүгенге көндә җирлектә алты крестьян-фермер хуҗалык исәпләнә, аларның барысы да терлекчелек юнәлешендә уңышлы эшләп килә.
Нигездә, чалманаратлылар сөтчелек тармагын үз итә. Шулай да җирлеккә караган Түбән Гәрәй авылында яшәүче абыйлы-энеле Хәбировлар үзләренең кул көчен атчылык һәм кошылык өлкәләрендә сынап караганнар һәм отканнар.
Айдар Хәбиров ат үрчетү белән шөгыльләнә. Җирлектә атлар санының сизелерлек артуында аның да өлеше зур.
.jpg)
Дәүләт ярдәмен кулай файдаланып, ат җанлы хуҗа мал торагы җиткергән, бүген аның хуҗалыгында 35 баш ат тәрбияләнә. Әлегә Айдар әфәнде аларны үрчетү белән мәшгуль, тора-бара ит токымлы атлардан саллы керем алырга исәп тота ул. Уңган Хәбировлар җәйге сезонда каз асрауның файдасына да быел гына төшенмәгәннәр. 2019 елда 600ләп су кошы үстергән алар. Нигездә, каз түшкәләрен реализацияләү йортта башкарыла – алдан заказ биреп, килеп аларалар чиста экологик шартларда тәрбияләнгән кошларның итен, ярминкәләрдә дә отышлы гына сату итәләр тынгы белмәс гәрәйлеләр. Өстәвенә, ихатада сарык малы да бар.
.jpg)
Чалманарат авылында яшәүче Газинур Әмиров та күпләргә таныш. Җирлектәге генә түгел, районда ук сөтчелек тармагында иң беренчеләрдән булып җиң сызганып эшкә тотынган эшмәкәр ул. Быел Газинур әфәндегә лаеклы төстә алдынгылар җыенында “Үз һөнәренең остасы” дигән мактаулы исем бирелде.
.jpg)
Ул сафка бастырган хуҗалык, чыннан да, мактауга лаек. Кайчандыр гади генә лапастан башланып киткән дөнья бүген инде заманча җиһазлар белән баетылган, савым сыерлары, бозаулар өчен аерым тораклар булдырылган. Хуҗа маллары өчен җәйге лагерь дә оештырган. Бүген аның хуҗалыгында 158 баш терлек исәпләнә, шуларның 77се – савым сыерлары.
.jpg)
Шәбез авылында көн күрүче Нияз Локманов та күпләп терлек асраучылар сафында. 68 баш мөгезле эре терлеге бар аның. Әмма Нияз абый моңа кадәр бер генә дәүләт программасында да катнашмаган, юкса, дәүләт ярдәмен алуга каршы түгел ул. Бу юнәлештә җирле җитәкчелек белән эшләп бетерү тәкъдиме җиткерелде хуҗага.
Чалманарат авыл җирлегенә килгән район башлыгы Энгель Нәвап улы “Наратлы” хуҗалыгы белән дә танышты. Бүген биредә тулы канлы тормыш кайный: симертү маллары, савым сыерлары өчен яңа торак сафка баскан, алга таба да яңа планнар белән яши хуҗалык.
.jpg)