-Узган ел, була, дип ышандырып киткәннәр иде. Тагын хәл ителмәде, - җирлекләрдә халыкның җитәкчелеккә белдергән үпкәсе аеруча да авыр кабул ителә. Узган ел хисап җыелышы вакытында гозер-үтенечләр язып алынган, ләкин хәл итү юнәлешендә ярты юлда тукталып калган. Кеше кул селтәп, булмый, дип, ышанычын югалткан.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов һәм аның урынбасарлары җитәкчелегендә җыеннар җирлекләрдә дәвам итә. Быел да, иң элек, авылда үз эшен булдырган эшсөярләр белән очрашу була. Ләкин, ни кызганыч, быел бу очрашу күпчелек фермерлар – җирлектә мал асраучылар белән генә. Узган ел исә, тимерчеләр, балта осталары, аш-су осталары, актив эшләгән җәмәгатьчелек белән дә иде.
Күпләп мал асраучылар белән очрашабыз. Бер ел вакыт эчендә җирлектәге фермерлар эшчәнлеге буенча анализ ясалмый. Бер ел эчендә үсеш ни дәрәҗәдә, нинди сораулары бар, кайсылары хәл ителгән?
Җирлектәге хисап җыелышларында ел саен төрле җитәкченең катнашуы сәбәпле дә халык зары тиешенчә чишелеш тапмаган. Әйтик, Шәбезбаш авылында фермер Нияз Локманов 68 эре мал тота, шуның 27 се сыер. Инде берничә ел дәүләт ярдәме ала алмый. Миңа бирмиләр аны, дигән фикергә килгән. Җирлек башлыгының, райондагы белгечләрнең дә Нияз Локмановның ярдәм алуы өчен булышлыгы булмаган. Мондый мисалларны Күҗәкә җирлегендә дә атарга мөмкин. Адайдан Дамир Давлетовның да малы ишле. Малын ишәйтергә урын җитми. 5000 каз асраган җиреннән, урын тарлыктан, киметергә мәҗбүр булган. Атларны да үрчетә алмыйм, колын килеш сатарга мәҗбүр булам, ди ул. 2016 елгы гозере бүгенгәчә чишелеш тапмаган фермерның. Давлетов – үзен күрсәткән фермер. 48 эре мал тота. 10 сыеры, 38 бозавы, 4 аты, 150 сарыгы, 1000 казы бар. Адайдан 51 эре мал тотучы Рузил Галимов, Күҗәкәдән 73 ат, 12 сыер, 7 бозау асраучы Роберт Хәйбиевнең дә малларын ишәйтергә мөмкинлеге юк бүген. Күҗәкә – фермерлек эшчәнлегенә беренчеләрдән булып алынган җирлек. Хәзер инде үзара көндәшлеккә дә сәләтле алар. Үз продукцияләрен Чаллыга да алып барып саталар, үз сатып алучылары бар.
Елга бер үткәрелүче хисап җыелышы - авыл башлыгының халык һәм район җитәкчелеге каршында еллык эшчәнлеккә тоткан имтиханы. Шулай булса да, җирлектә авыл җыенына игътибар тиешле югарылыкта түгел. Авыл башлыгының хисабы гомуми саннарны санап чыгуга кайтып кала. Авыл башлыгының чыгышында, иң элек, халыктан кергән сорауларның чишелешенә анализ күрәсе килә. Хәл ителмәгән икән, ни өчен хәл ителмәгән. Хәл итү буенча нинди чаралар күрелгән? Ел дәвамында авыл халкының тормышын яхшырту өчен нинди эшләр башкарылган? Хәтта кайбер авыл башлыгы узган ел халыктан нинди сорау кергәнне дә белми. Авыл кешесе яшәеш алга барганны үз тормышыннан чыгып бәяли. Аның соравы хәл ителәме? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Һәм ул кеше аны хәл итәме? Ел дәвамында авыл кешесенең кереме узган ел белән чагыштырганда ни дәрәҗәдә арткан. Район буенча халыкның кереме кайсы җирлектә ничек арткан? Авыл башлыгы моның өчен нәрсәләр эшләгән? Җирлектә җәмәгать оешмалары авыл халкын борчыган нинди проблемаларны хәл иткән?
Әлеге сорауларга җавап ала алмаган халыкның ачынып биргән сораулары урынлы да! Минем балам авылда калырмы? Минем эшемне дәвам итәрме? Малны урамга чыгарырга да рөхсәт юк, штраф салалар. Мал асрарга мөмкинлек юк. Эшләгән кешенең кадере юк!
Авылда үз эшен булдырган фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән нәтиҗәле эшләүче җаваплы кешенең булып та, тиешенчә эшләмәве сизелә районда. Хисап җыелышында нәкъ менә аның фермерларны борчыган сорауларны анализлап чыгыш ясавын да күрәсе килә.
Авыл халкы бер вакытта да үз киләчәге өчен битараф түгел. Хисап җыелышында сорау юк икән, бу инде халыкның җитәкчелеккә ышанычы юк дигән нәтиҗә дә. Хәл ителмәгән сорауны бирүдән мәгънә тапмый кеше! Күҗәкә җирлегендә, мәсәлән, ул яктан да сораулар күп булды. Үзен борчыган сорауның еллар дәвамында хәл ителмәвенә конкрет җавап таләп итә халык.
Татарстан, Совет урамнарына нигә узган ел су кермәде? Акча җыйдык, торба кайтардык. Кем җавап бирә моңа? Адайда су юк, эчәрлек тә түгел, диделәр. Нигә "Чиста су" программасы җирлектә эшләми? Юлсызлык, коммуналь хезмәт күрсәтү, чүп җыю, төлкеләрнең җирлеккә зыян салуы, маршрут автобусын йөртү, сөт җыючы эшмәкәрнең авыл халкына мыскыллы мөнәсәбәте - боларның барысы да җирлек халкына тынгы бирмәгән сораулар.
Актанышта ай саен үткәрелүче 25 форма киңәшмәсенең эчтәлек-формасын да авыл кешесен борчыган сорауларның чишелешеулырлык итеп үзгәртергә иде. Вакыт һәм хезмәткә куелган көч бушка китмәсен.