Гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар арасында элемтәне ныгытуга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр " республика конкурсы оештыра. Конкурста барлык татарстанлылар катнаша ала. Конкурсның муниципаль этабы агымдагы елның 10 февраленә кадәр озайтылды, гаризаларны шушы датага кадәр Актаныш район башкарма комитетының архив бүлегенә тапшырырга кирәк. Конкурста актив катнашуыгызны сорыйбыз.
1 майдан 31 майга кадәр конкурсның республика этабы узачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә. Беренче урын өчен – 50 мең сум, икенче урын өчен – 30 мең сум, өченче урын өчен - 20 мең сум.
Конкурста катнашу өчен сайлап алу тәртибе, сроклары, критерийлары белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында танышырга мөмкин http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2057818.pdf ("Эшчәнлек" бүлеге/Грантлар, архив конкурслары).