Вакциналаштыру өчен беренче препаратлар илдә июль ахырында барлыкка килергә мөмкин.
Сөт-ит җитештерү һәм сату буенча район хуҗалыкларында уңай динамика күзәтелсә дә, терлек үлеме, савым сыерларының күпләп бракка чыгарылуы, мастит авыруы, шәхси секторларның һәм җәмгыятьләрнең әле дә булса лейкоз “тозагыннан” чыга алмаулары актуаль проблемалар сафында кала бирә.
.jpg)
Актаныш районы хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең лейкоз авыруы белән зарарлану дәрәҗәсе шактый югары әле. Актаныш якын киләчәктә лейкоз “тозагыннан” котылуны төп максатларның берсе итеп куя, әмма моның өчен бүген район хуҗалыкларында авыру малларны сәламәтләреннән аеру шарт. Авыру билгеләрен ачыклау өчен ветеринария оешмасы вәкилләре хайванны иммунодиффузия реакциясенә серологик тикшерү уздыра. РИДның уңай реакция бирүе вирусның организмга эләгүен раслый.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәм сугыш башлануның 79 еллыгы истәлегенә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Ветераннар ике айлыгы» социаль акциясе үткәрә.
Әлеге акция кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көнлек срокта үткәрелә.
12 майдан Россиядә үзизоляциядән этаплап чыгу башланды. Ләкин бу әле авыру чигенде дигән сүз түгел. ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы 374 нче карары нигезендә, 12 майдан республика халкы ваклап сату объектларында, җәмәгать транспортында һәм таксида битлекләр (респираторлар) һәм перчаткалар кияргә тиеш.
Кичә, 12 май көнне Актаныш районы башкарма комитеты һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Актаныш авылы буенча 17.00 сәгатьтә рейдка чыкты.
.jpg)
«Татарстан» журналы «Җирдә иң яхшы урын» дигән махсус проектта катнашырга тәкъдим итә. «Татарстан» журналына иң күп язылучы районнар кыйммәтле истәлекле бүләк алачак. Шулай ук «Татарстан» журналының «Җирдә иң яхшы урын» махсус проектында катнашучылар булачак, үз районнарында үткәрелә торган иң яхшы практикалар, район территориясендә оештырылучы төрле социаль акцияләр турында сөйли алачаклар.
Подписканы «Россия почтасы» каталогы буенча ТР ның теләсә-кайсы почта бүлекчәсендә рәсмиләштерергә мөмкин. www.tatmedia.ru/podpiska , www.tatpochta.ru яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Подписка» бүлегендә https://uslugi.tatarstan.ru/ сайтлары аша да язылырга мөмкин. Индекс татар телендә П2381, рус телендә П2378.
2020 елның икенче яртыеллыгына язылу бәясе 933 сум 00 тиен.
«Татарстан» журналы - ул республика, безнең уртак уңышларыбыз һәм казанышларыбыз турында журнал.
Бәйрәм ялларында Актаныш районы территориясендә өч янгын очрагы теркәлеп, “кызыл әтәч” янә райондашларыбызның уяулыгын сынады.
.jpg)
Язгы чор үзешчән бакчачылар һәм авылда яшәүчеләр өчен мәшәкатьле вакыт, бигрәк тә дөньядагы эпидемиологик хәлнең кискенләшкән вакытында. Чәчү материаллары, җиләк-җимеш агачларын эшкәртү өчен пестицид, химикатлар, буяу материаллары һәм башкаларны тотып карап сатып алу мөмкинлеге кыенлашты.
БЕЗДӘ БАРЫ ТИК БЕР ОЧРАК
Актаныш районында пандемия башланганнан соң, 258 кеше медицина күзәтүенә алынды. Хәзер 86 кеше медицина күзәтүендә, 142 кешедән анализ алынды. 131енең анализ нәтиҗәләре билгеле, бер очрактан кала барысы да коронавирус инфекциясе юклыгын күрсәтте. 11 анализ тикшерүдә.
Бүген, 13 май көнне, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Туган көн иясен беренчеләрдән булып Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Энгель Нәвап улы Руслан Гариповка изге теләкләрен ирештереп, хезмәтендә уңышлар теләде.
.jpg)