Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәм сугыш башлануның 79 еллыгы истәлегенә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Ветераннар ике айлыгы» социаль акциясе үткәрә.
Әлеге акция кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көнлек срокта үткәрелә.
2019 елда күчемсез милекне тизләтелгән срокларда рәсмиләштерү мөмкинлегеннән 30 Бөек Ватан сугышы ветераны файдаланды.
Искәрмә
Кыскартылган сроклар документларны туктатып тору һәм (яки) кире кайтару өчен нигезләр булмаган очракта, шулай ук закон белән кыска сроклар билгеләнмәгән очракта кулланыла. Сроклар эш көннәрендә исәпләнә.