Актаныш районы хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең лейкоз авыруы белән зарарлану дәрәҗәсе шактый югары әле. Актаныш якын киләчәктә лейкоз “тозагыннан” котылуны төп максатларның берсе итеп куя, әмма моның өчен бүген район хуҗалыкларында авыру малларны сәламәтләреннән аеру шарт. Авыру билгеләрен ачыклау өчен ветеринария оешмасы вәкилләре хайванны иммунодиффузия реакциясенә серологик тикшерү уздыра. РИДның уңай реакция бирүе вирусның организмга эләгүен раслый.
1 майга район хуҗалыкларында исәпләнгән 14 381 МЭТкә мондый тикшерү уздырылган. 5 161 терлектә РИД уңай нәтиҗә биргән. Бу – тикшерелгән терлекнең 36 проценты.
Крестьян-фермер хуҗалыкларында да саннар сөендерми. 639 малның 220сендә РИД нәтиҗәсе уңай. Саннар, узган елга карый, үсештә.
Шәхси секторда да лейкоз авыруын җиңү юнәлешендә хәрәкәтне активлаштыру зарур. Бу, беренче чиратта, көтүгә чыккан малларны аеруга барып тоташа. Лейкозлы мал көтүгә чыга икән, димәк, бу җирлек тиз генә лейкоз “тозагыннан” чыга алмаячак. Шуңа күрә бу вәзгыятьне җирлек башлыгы да, авыл халкы да дөрес аңлап кабул итсен иде.
Мисал өчен, Уразай авыл җирлегенә караган Илчебай һәм Куян авылларында бу юнәлештә уңай динамика сизелә, чөнки биредә авыру маллар авыл көтүенә чыгарылмый.
- Икенче ел рәттән шушы практиканы кулланабыз. Юкса, җирлек, лейкоз авыруының күплеге буенча, районда кызыл зонада тора. Шулай да аталган ике авылда авыру малларны көтүгә чыгармау уңай нәтиҗә бирә. Халык каршы килми, чөнки бу хакта көтү чыкканчы ук, урам җыелышында сөйләшәбез. Киләчәктә Уразайның үзендә дә шушы системаны кертергә исәпләп торабыз, - ди бу уңайдан җирлек башлыгы Риназ Шәрипов.
Чыннан да, бүген Актаныш районының алты җирлегендә лейкоз авырулы сыерлар аеруча күп теркәлгән. Язгы кан алу чоры нәтиҗәләрендә дә бу ачык чагыла. Уразай, Чалманарат, Мәсәде, Теләкәй, Күҗәкә, Татар Суыксуы “кызыл” зонада.
Татар Суыксуы җирлегендә тикшерелгән 295 терлекнең 160ында РИД уңай булса, Күҗәкә җирлегендә 217 малның 114е вирус йөртә. Теләкәйдә 63 МЭТнең – 29ы, Мәсәдедә 23нең 10сы уңай РИДлы.
Район буенча гомуми караганда, 4840 МЭТтән анализ алынган, шуларның 913ендә нәтиҗә уңай.
Шул ук вакытта, Иске Байсар, Усы, Чуракай, Иске Айман, Югары Яхшы1й җирлекләре лейкоздан чистарынып беткән диярлек. Иске Байсарда тикшерү уздырылган бер генә терлектә дә вирус ачыкланмаган.