КИЛЕШҮЕ АВЫР- ӘММА КҮНӘРГӘ ТУРЫ КИЛӘ...
2019 елның декабрь аенда Европа илләрен коронавирус эпидемиясе урап алгач та, 28 март көнне беренче тапкыр Россия үзизоляция шартларында яши башлагач та әле без вирусның бу кадәр таралуына ышанмадык. Әмма эпидемия пандемия рәвешен алды, рәсми төстә бер-бер артлы үлем очраклары турында хәбәр ителү һәркемнең күңеленә шом салды.

БИТЛЕК + ПЕРЧАТКА = МӘҖБҮРИ!
12 майдан Россиядә үзизоляциядән этаплап чыгу башланды. Ләкин бу әле авыру чигенде дигән сүз түгел. ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы 374 нче карары нигезендә, 12 майдан республика халкы ваклап сату объектларында, җәмәгать транспортында һәм таксида битлекләр (респираторлар) һәм перчаткалар кияргә тиеш.

Кичә, 12 май көнне Актаныш районы башкарма комитеты һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Актаныш авылы буенча 17.00 сәгатьтә рейдка чыкты.

ГРАЖДАННАРГА- 1-30 МЕҢ; САТУЧЫЛАРГА- 10-30 МЕҢ; ЮРИДИК ЗАТЛАРГА 100-300 МЕҢ!
Башкарма комитетның юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов, Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Илшат Сәрвәров һәм участок полициясе Ленар Хәбибуллин белән Татарстан урамындагы “Айяр” кибетенә кергәндә сатып алучылар битлектән һәм перчаткадан иде.

Сатучы ханым кайбер сатып алучыларның битлек һәм перчаткадан булмавын, кисәтү ясагач, аеруча ир-егетләрнең паразит сүзләр белән җавап бирүеннән зарланды. Бу очракта зарлану гына ярдәм итми, чөнки сатучыга да, сатып алучыга да, шулай ук кибет хуҗасына да штраф белән закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.

Штраф суммасы шактый гына, безнең Актаныш кесәсе өчен шактый зур дияргә мөмкин. Җинаять Кодексының 20.6.1. Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү маддәсе буенча, Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында, әлеге Кодексның 6.3 маддәсендәге 2 өлешендә каралган очраклардан тыш, югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгәндә, гражданнарга - бер меңнән утыз мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - ун меңнән илле мең сумга кадәр; юридик зат булмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЛИФТТА ДА, СВЕТОФОР ЯНЫНДА ДА САКЛАНАБЫЗ
Җәмәгать урыннарында да сакланмасак, дөресрәге, янәшәдәгеләрне вирустан сакламасак, безне шушы ук штрафлар көтә.

Актанышның җәмәгать урыннарын барлап китик- мәйданнар, юллар, урамнар, стадионнар, скверлар, парклар, гомуми файдаланудагы транспорт чаралары, вокзал, баскыч мәйданчыклары, автоюллар, лареклар, сәүдә базарлары, палаткалар, кибетләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү павильоннары, җәмәгать туклануы, лифтлар (лифт бездә үзәк хастаханәдә бар) һ. б.

БОРЫННЫ ДА КЕРТӘБЕЗ
Кичәге рейд барышын күздән кичерсәк, резюме шундый- нигездә безнең халык кагыйдәләрне үти. Хаталар да юк түгел:
! - битлектән сулыш алу авыррак- күпләр масканы борыннан аска шудырып куя- әгәр шулай икән-штраф салына;

! – битлек тә, перчатка да кесәдә- полиция киемендәге затны күрүгә, шунда ук куллар хәрәкәткә килә, секунд эчендә саклык чаралары киелә;

! – битлек һәм перчатка өлкәннәргә генә түгел, 3-5 яшьлек балаларга да кагыла;

! – бик сирәк кенә “Перчатка һәм битлек-мәҗбүри!” канунын белмәүчеләр, ишетмәүчеләр дә бар, аларга рейд уздыручылар кисәтү ясады, кагыйдәләрне аңлатты.

Рейдлар көн саен, район үзәгендә дә, авыл җирлекләрендә дә дәвам итә.
Р. S. Кичәге рейд барышында кагыйдәләрне үтәмәгәнгә полиция хезмәткәрләре тарафыннан 7 райондашыбызга протокол төзелде.
Бүген ике райондашыбыз пневмония диагнозы белән үзәк хастаханәнең реанимация бүлегендә дәвалануда, аның берсе- урта яшьтәге ир-ат күп күләмдә алкоголь кулланып авырган, үпкәсе ялкынсынган, икенчесе - ике айлык сабыйны Чаллы шәһәрендәге ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатачаклар.