ҮЗӘК ХАСТАХАНӘ ПАНДЕМИЯ ЧОРЫНДА

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

БЕЗДӘ БАРЫ ТИК БЕР ОЧРАК

Актаныш районында пандемия башланганнан соң, 258 кеше медицина күзәтүенә алынды. Хәзер 86 кеше медицина күзәтүендә, 142 кешедән анализ алынды. 131енең анализ нәтиҗәләре билгеле, бер очрактан кала барысы да коронавирус инфекциясе юклыгын күрсәтте. 11 анализ тикшерүдә.

ҮПКӘ ЯЛКЫНСЫНУ ҖИҢЕЛЧӘ БУЛГАНДА

Пневмония авыруы ачыкланса, шунда ук пациент ашыгыч ярдәм машинасы белән Чаллы шәһәрендәге инфекцион авырулар хастаханәсенә озатыла. Соңгы атнада ике райондашыбыз пневмония диагнозы белән шушы хастаханәгә җибәрелеп, дәва курсы ала. Үпкә ялкынсыну җиңелчә булганда, авыру өйдә дәвалана, бер райондашыбыз шул рәвешле табиб күрсәтмәләрен үтәп, өйдә сәламәтләнә. Бүген район үзәк хастаханәсе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыклары нигезендә эшли. Пневмония, ОРВИ авырулылар, “Роспотребнадзор” табибы күрсәтмәсе булганда, медиклар күзәтүендә, көн саен тән температурасын үлчәү, хәлләрен белеп тору, анализларын алу төп бурыч.

ФИЛЬТР-БОКС

Хастаханәдә коронавирус авыруына шик булган пациент өчен аерым фильтр-бокс җиһазландырылды.  Шушында ук ренгент снимогы ясала.

Хастаханәгә килүче һәркемнең, шул исәптән медицина персоналының температурасы үлчәнә. Температура булса, фильтр-бокста тикшерү үткәрелә.

КОРОНАВИРУСТАН САКЛАНЫРГА 159 КОСТЮМ БАР

Медицина хезмәткәрләре өчен хастаханә үз хисабыннан 20 шәхси саклану чарасы тектергән, республикадан бер тапкыр киелә торган 109 комплект кайткан, бүген шуларга тагын 30 өстәлә. Күптапкыр киелә торган 30 данә костюмны хастаханә аукцион аша сатып алырга җыена.

УН КӨННӘН ПРИВИВКА ЯСАЛА БАШЛЫЙ

Коронавирус пандемиясе башлангач, балаларга планлы прививка ясау кичектерелгән иде, бу көннәрдә  привика ясау янә үз көченә кайта, әмма тәртибе бераз үзгәрә. Педиатр һәм шәфкать туташы, план буенча, 15 минут интервал белән көнен, вакытын әйтеп, үз участогындагы балаларны поликлиникага чакырып прививка ясауны оештырачак.

ӘЛЕГӘ ПЛАНЛЫ ОПЕРАЦИЯЛӘР ТУКТАЛДЫ

Әлегә хастаханәдә планлы рәвештә башкарыла торган тикшерүләр, операцияләр тукталып тора. Ләкин хроник авыруларны дәвалау, ашыгыч медицина ярдәме, кичекмәстән ярдәм күрсәтү дәвам итә. Бу хакта Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев сишәмбе брифингында таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International