Бүген, 13 май көнне, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Туган көн иясен беренчеләрдән булып Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Энгель Нәвап улы Руслан Гариповка изге теләкләрен ирештереп, хезмәтендә уңышлар теләде.
Хөрмәтле Руслан Илүс улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Энергиягез һәрчак шулай ташып торсын, яңа башлангычлар, яңа идеялар тормышка ашсын! Киләчәктә дә тормыштан тәм, дөньяда яшәүдән ямь табып, күтәренке күңел белән шатлыкларга уралып, тормыш иптәшегез белән бергәләп, кадерләп үстергән балаларыгызның игелекләрен күреп, гаилә тигезлегендә озак еллар матур итеп яшәргә язсын.