14 май көнне Актаныш районының терлекчелек тармагы апрель аена йомгак ясады. Гомумән, район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән 24 форма-киңәшмәдә агымдагы елның дүрт ае анализланды. Гадәттәгечә, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре район өчен гаять әһәмияткә ия булган әлеге тармактагы югалту-табышларын барлады. Район тарихында икенче тапкыр 24 форма видеоэлемтә аша гамәлләштерелеп, чарада катнашучылар аңа видеокүпер аша тоташты.
Сөт-ит җитештерү һәм сату буенча район хуҗалыкларында уңай динамика күзәтелсә дә, терлек үлеме, савым сыерларының күпләп бракка чыгарылуы, мастит авыруы, шәхси секторларның һәм җәмгыятьләрнең әле дә булса лейкоз “тозагыннан” чыга алмаулары актуаль проблемалар сафында кала бирә.
Ел башыннан район хуҗалыкларында 258 терлек үлеменә юл куелган. Узган елга карый 51 малкайны саклап калуга ирешкән анысы, тик бу әле тынычланырга ярый дигән сүз түгел. Апрель аенда 68 терлек үлеме теркәлгән.
Сыерларның күпләп бракка чыгарылуы да урынлы борчу тудыра. 2020 елның дүрт аен гына төгәлләдек, шушы вакыт аралыгында 694 сыерга “брак” дигән тамга сугылган. Ай эчендә бу сан 213кә тәңгәл. Терлекләрне бракка чыгаруның төп сәбәпләре: тояк чире, мастит авыруы, гинекологик авырулар, травмалар.
Ай эчендә “Әнәк” агрофирмасында 41 сыер бракка чыгарылган, шуларның утызы – продуктлылыгы кимү нәтиҗәсендә. “Актаныш” агрофирмасы, “Ташкын”, Чишмә”, Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда да ике дистәдән артык мал бракка озатылган.
Сыйфатлы сөт чималы җитештерүдә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып сөттәге соматик күзәнәкләрнең күләме тора. Соматик күзәнәкләр – сыер җилемендәге күзәнәкләрнең яңаруы барышында барлыкка килгән микроскопик кисәкчәләр. Икенче төрле әйткәндә, алар – сөт белән бергә чыгарыла торган җилем тукымасының үлгән күзәнәкләре. Бу күзәнәкләргә сыер организмында ялкынсыну процесслары барышында барлыкка килә торган лейкоцитларны да кертеп була. Соматика арту сәбәпле, сөт термик эшкәртүләргә чыдамсызга әверелә, аның технологик үзлекләре сизелерлек начарлана.
Сөтнең составында соматик күзәнәкләр күп булса, ни кызганыч, аның сортлылыгына йогынты ясаучы күрсәткечләр (тәме, төсе, тыгызлыгы, май һәм аксым микъдары, бактериаль орлыклык дәрәҗәсе) бөтенләй файдасыз була. Башка критерийларны тиз һәм җиңел генә нормага китерергә мөмкин булса, соматика проблемасы хуҗалыклар өчен чын баш бәласенә әверелә, чөнки бу күрсәткеч, беренче чиратта, сыер җилеменең сәламәт түгеллеген раслый.
24 форма-киңәшмә районның баш ветеринар табибы Илнар Кадыров куркыныч статистика яңгыратты: баксаң, бүгенге көндә хуҗалыкларның барысында да диялек соматик күзәнәкләрнең күләме нормадан күпкә югары. Беренче чиратта, соматик күзәнәкләрнең артуына сыер җилемендәге мастит авыруы сәбәпче. Мастит - мөгезле эре терлек өчен бик куркыныч авыру, чөнки ул үлемгә китерергә мөмкин. Хәвеф төркеменә күптән түгел бозаулаган сыерлар, дезинфекцияләнмәгән аппарат белән савылган маллар, җилем травмасы алган хайваннар керә. Дөрес тукланмау яки начар шартлар нәтиҗәсендә иммунитетлары кимегән мөгезле эре терлек тә әлеге авыруга дучар була ала.