Язгы чор үзешчән бакчачылар һәм авылда яшәүчеләр өчен мәшәкатьле вакыт, бигрәк тә дөньядагы эпидемиологик хәлнең кискенләшкән вакытында. Чәчү материаллары, җиләк-җимеш агачларын эшкәртү өчен пестицид, химикатлар, буяу материаллары һәм башкаларны тотып карап сатып алу мөмкинлеге кыенлашты. Бу вакытта безгә товарларны дистанцион сатып алу өчен интернет челтәре ярдәмгә килә. Шунысын истән чыгармаска кирәк, бу товарлар “пестицид, агрохимикатлар, көнкүреш химиясе товарлары” исемлегенә керә. Бу төркемгә кергән товарларны сайлаганда, аларга заказ биргәндә, бу товарларның алмаштырылмаганлыгын һәм кире кайтарылмаганлыгын белү зарур. Алар РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварыннан гамәлгә кергән “Аерым төр товарларны сату кагыйдәләрен раслау турындагы” карарына кертелгән.
Сезгә уңышлы сатып алулар, бакча участокларында җиңел эш телибез, бернинди авырулар да сезнең яз кәефен төшермәсен.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы