ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Гадәттәгечә, шәхси секторлардагы вәзгыятьне анализлау терлекчелек юнәлешендә иң актив, нәтиҗәле хәрәкәт иткән җирлек билгеләнеп, аның башлыгына алгарыш символы булган ат тапшырылды. Бу юлы атка  Кәзкәй авыл  җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев  ия булды. Аеш һәм Әтәс авыл җирлекләренең эшчәнлеге дә уңай бәя алды. Алар рейтингның икенче һәм өченче баскычларын били.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Сишәмбе брифингында көн кадагындагы иң мөһим мәсьәлә- "Коронавирус инфекциясе вакытында кертелгән үзизоляциядән чыгу этаплары: республика һәм Актаныш районында гамәлгә кергән таләпләр" темасына сөйләшү узды.

2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм Кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Кабул итүгә язылу өчен телефон: 8(843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе)

Якын арада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясен үткәрү белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен азайту һәм алар сала торган зыяннар авырлыгын киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында» 18.12.2019 ел, № 1167 карарының 1.2 п.2 пунктын үтәү буенча эшне оештыру һәм аның нәтиҗәләре турында мәгълүматны Хөкүмәт комиссиясе Секретариатына 2020 елның 13 маена кадәр тапшыру сорала.

Аккүз авылы халкы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына шушы җирдә туып- үсеп, Ватаныбыз тынычлыгын саклап изге яуда һәлак булганнарның истәлегенә өр-яңа һәйкәл сафка бастырган. Моның өчен үзара салым акчасыннан файдаланалар. 9 май көнне һәйкәл ачу тантанасын зурлап оештыру максат итеп куела. Әмма коронавирус авыруы таралу куркынычы бәйрәмне кичектерде. Җиңү көнендә Актаныш муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рәфик Сәхәбетдинов, авыл башлыгы Галина Имамова, авыл активы һәйкәлгә чәчәкләр салды. 

«Күп фатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм РФнең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 30.12.2004 ел, № 214-ФЗ (алга таба –214-ФЗ номерлы Федераль Закон) Федераль законның 7 статьясы нигезендә, төзүче, сыйфатына туры килә торган, өлешле төзелеш объектын кулланучыга тапшырырга бурычлы.

12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап һәрберсе үз эш урынында тырышып эшләүче ак халатлы шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 3.03.2000 ел, №95 Татарстан Республикасы Законы белән куелган бурычларны тормышка ашырып, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауга ярдәм итү, бозылган очракта аларны торгызу буенча; кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны, шул исәптән дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, дәүләт органнары һәм федераль хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә, видео аша кабул итүләр үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә.

 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил атна саен телефон һәм видеоэлемтә аша гражданнарны шәхси кабул итә.

Кабул итүгә алдан язылу (843) 236-41-80 телефоны буенча башкарыла (кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

19 май көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе телефоны).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International