Бүген Бөтендөнья шәфкать туташы көне билгеләп үтелә

2020 елның 12 мае, сишәмбе

12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап һәрберсе үз эш урынында тырышып эшләүче ак халатлы шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Шәфкать туташлары табибларның уң куллары буларак район халкының сәламәтлеген саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап, үз һөнәрләренә тугры калып, ак халатларына тап төшермичә хезмәт куючы шәфкать ияләренә гаиләләрендә иминлек, үзләренә дә нык сәламәтлек, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар телибез.

- Табиб хезмәтен тулыландыручы, куелган дәвалау курсларын пациентларга үз вакытында җиткерүчеләр буларак, шәфкать туташларының сәламәтлек сагы өлкәсендә өлеше чиксез зур. Сезнең һәр ягымлы сүзегез, мөгамәләгез сәламәтлеге какшаучылар өчен дәва була. Алга таба да бергәләп хезмәт итәргә, халык саулыгы өчен көрәшергә язсын, -  дигән котлау сүзләрен  хөрмәтле шәфкать туташларына район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев ирештерде.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районның сәламәтлек саклау өлкәсендә 232  шәфкать туташы хезмәт куя. Аларның 137се – югары, җидесе - беренче, сигезе икенче категориягә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International