ҮЗАРА САЛЫМ АКЧАСЫНА- БӨЕК ҖИҢҮГӘ ҺӘЙКӘЛ (видеорепортаж)

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Аккүз авылы халкы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына шушы җирдә туып- үсеп, Ватаныбыз тынычлыгын саклап изге яуда һәлак булганнарның истәлегенә өр-яңа һәйкәл сафка бастырган.

Моның өчен үзара салым акчасыннан файдаланалар. 9 май көнне һәйкәл ачу тантанасын зурлап оештыру максат итеп куела.

Әмма коронавирус авыруы таралу куркынычы бәйрәмне кичектерде.

Җиңү көнендә Актаныш муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рәфик Сәхәбетдинов, авыл башлыгы Галина Имамова, авыл активы һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Аккүз авыл җирлегеннән 321 кеше Бөек Ватан сугышына киткән, шуларның 68 е генә туган як туфрагына исән-сау кайта алган, 253 е мәңгелеккә ятып калган. Бүген җирлектә ун тыл ветераны, 52 сугыш чоры баласы яши. Аккүз авылы имамы Даниф Гарипов фашизмны җиңгән авылдаш сугышчылар, тылда көнне төнгә ялгап, алны-ялны белми хезмәт куйган әнкәйләр, апа-сеңелләр, балалар, өлкән буын рухына атап, дога, аятьләр укыды.

Яу кырында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә Яңа Кадермәт авылында да 1991 нче елда һәйкәл куела.

 Замана шаукымы кечкенә авылны соңгы елларда картайта башлагач, ягъни берән-сәрән калган өйләрдә әби-бабайлар гына яшәп калгач, һәйкәл үзе дә, бакчасы да ятимгә әйләнә.

Чаллыдан туган нигезен саклау нияте белән Яңа Кадермәткә күченеп кайткан Мөдәрис абый Низамов һәйкәлне карап тотуны үз өстенә ала. Мөдәрис абыйның әтисе Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнаша. Шуңа күрә Билгесез солдатка куелган һәйкәл аның өчен бик кадерле. Изге күңелле авылдашлары, җитәкчеләр ярдәме белән һәйкәл бакчасын Мөдәрис абый карт өянке, чаганнардан чистарта. 9 мең сум акча белән һәйкәлне төзекләндерүгә үзеннән өлеш кертә.

Җиңү көнендә Низамовлар гаиләләре белән һәйкәл янына килде, бабалары, авылдашлары рухын кадерләп искә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International