СИШӘМБЕ БРИФИНГЫННАН ВИДЕОРЕПОРТАЖ: Коронавирус инфекциясе вакытында кертелгән үзизоляциядән чыгу этаплары: республика һәм Актаныш районында гамәлгә кергән таләпләр

2020 елның 12 мае, сишәмбе

 Сишәмбе брифингында көн кадагындагы иң мөһим мәсьәлә- "Коронавирус инфекциясе вакытында кертелгән үзизоляциядән чыгу этаплары: республика һәм Актаныш районында гамәлгә кергән таләпләр" темасына сөйләшү узды. Коронавирус инфекциясе вакытында кертелгән үзизоляциядән чыгу этаплары: республика һәм Актаныш районында гамәлгә кергән таләпләр турында Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева, үзизоляциядән чыгу вакытында гамәлдәге карарлар, таләпләр, закон нигезендә күрелүче чаралар буенча район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Зөлфәт улы Сәлимов, коронавирус инфекциясен таратмауда һәм булдырмауда районда алып барылган эшчәнлек турында Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Рәфгать улы Хәев, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы җитәкче урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова, район пенсия фондының кабул итү тәртибе, ярдәм чаралары хакында район пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Алмаз Мирсәлим улы Сәетов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International