24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Макталмагач, тапталасың икән шул

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген видеорежимда гамәлләштерелгән 24 форма-киңәшмәдә шәхси сектордагы терлек хәрәкәтенә төп анализны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова ясады.

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, җирлекләрдәге мал-баш саны динамикасының үсештә булуы сөендерә. 1 майга шәхси секторлар 11 640 баш МЭТ белән аяк баскан, шуларның 4 655е – савым сыерлары. Соңгы елда терлекчелек юнәлеше үз лидерларын билгеләвен дә искәртми мөмкин түгел. Бу нисбәттән Кәзкәй авыл җирлеге аерым игътибарга лаек. Үзган ел белән чагыштырганда, җирлектә МЭТ саны 102гә артып, 454 башны тәшкил иткән. Сыер малы 33 башка арткан. Билгеле, терлек арткач, мал тоткан халыкның яшәү рәвешендә дә уңай динамика шәйләнә. Аеруча сөт җитештерү буенча алар үз позицияләрен ныгытып киләләр. Рәйхан Флүс кызы билгеләп үткәнчә, кәзкәйлеләр матди якларын ныгытуда бүген чыннан да терлекчелеккә таяна.

Киров (+35), Аеш (+29), Такталачык (+25) җирлекләрендә яшәүчеләр  дә терлек санын арттыруга җитди якын киләләр. Димәк, алар бу хезмәтнең файдасын тойганнар, дигән нигезле фикер туа. Киңәшмә барышында МЭТ мал-баш санын күпләп киметкән җирлекләр дә аталды. Иске Сәфәр авыл җирлеге узган елга карый 22 эре терлек киметсә, Иске Байсар һәм Иске Айман җирлекләрндә МЭТ 16 башка, Татар Суыксуында  14 башка азайган. Ә менә гомер-гомергә терлек үрчетү белән дан тоткан Күҗәкә авыл җирлеге киметүчеләр исемлегенең башында тора. 2019 елның шушы чорына карый, биредә 46 баш мал җитми. Рәйхан Галимҗанова бу тискәре динамиканы коронавируслы вәзгыять белән аңлатты: пандемия сәбәпле, ит токымлы мал үрчетүгә йөз тоткан шәхси хуҗалыклар читтән мал ала алмау нәтиҗәсендә, сөенерлек артым күзәтелми тора. Киләчәктә динамика, һичшиксез, уңай якка үзгәрәчәк дип ышандырды урынбасар.

Апрель ае кисемендә караганда да, авыл җирлекләренең  терлек санын арттыруы күзәтелә. Мәсәде һәм Яңа Әлем җирлекләрендә  МЭТ баш саны  бер дистәдән күбрәккә артса, Актаныш, Усы, Теләкәй җирлекләрендә дә уңай динамика күзәтелә.

Сыер малы да үсештә. Узган елга карый бу юнәлештә аеруча актив үсеш Кәзкәй (+33), Аеш (+21), Киров (+14), Иске Богады (+11), Әтәс (+10) җирлекләренә туры килә. Арттан “беренчеләр” сафын исә Иске Айман җирлеге җитәкли.  Ел эчендә җирлектә 24 сыер бетерелгән. Хәер, халык үзе бетергән, дисәк, бу дөреслеккә ныграк туры килә кебек. Ни өчен дигәндә, айманлыларда мал үрчетү теләге мактанырлык түгел. Иске Сәфәр (-14), Татар Ямалысы, Уразай җирлекләрендә дә (-10) бу нисбәттән хәрәкәт шактый аксый. Шулай да алда саналган хуҗалыкларның апрель аенда сыер малын бераз арттыруга ирешүләре өмет уята. Ни  генә дисәк тә, сыерлы көн - сыйлы көн инде, җәмәгать.

 Сый дигәннән, сыерлы хуҗалар бүген сөт сатудан ярыйсы гына акча эшли. Өстәвенә, сөт җыючылар хәләл малыңның хәләл сөтенә уч тутырып акча да түләсә, сыерны да җырлап кына савар иде авыл халкы. Хәер, апрель аенда Кәзкәй халкы сөт сауганда, мөгаен, җырлагандыр да, чөнки бу җирлектә сөткә ясалган исәп-хисап районның уртача күрсәткеченнән 1 сум 18 тиенгә югарырак. Район буенча ул 20 сум 82 тиенне тәшкил итә. Бер хуҗалыкта ике-өч баш сыер асраучылар бу аерманы, шәт, сизми калмаганнардыр.

Гадәттәгечә, Теләкәй белән Такталачык халкы да “Таң” хуҗалыгына рәхмәтледер, биредә сөткә бәя тотрыклы саклана. Бу айда бер литр сөт учен 21 сум 50 тиен хак алган алар. Аккүз, Аеш, Уразай, Иске Сәфәр, Киров, Иске Айман, Чуракай җирлекләреннән сөт җыйган шәхси эшмәкәрләрнең дә йөзләре кызарырлык түгел, аларның түләве дә районның уртача күрсәткеченнән югарырак.

Иске Богады халкы  һәм сыерлары гына кызганыч.  Җирлек сыерлары биргән сөтне сөт җыючы ни өчендер  20 сумга гына бәяләгән. Юкса, җирлек башлыгы Илсур Филис улы да хәбәрдар бу вәзгыятьтән. Алай  гына да түгел, башлык сөткә куелган уртача бәянең дөрес күрсәтелмәвен дә аңлатырга омтылды. Сөт бәяләре күрсәтелгән таблицаны, хөрмәтле богадылылар, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Монда бары тик сезнең җирлек кенә кызылга кара белән язылган - күрми  калу мөмкин түгел. Дөрес булмаса, хәбәр салырсыз, бергәләп төзәтербез.

Гадәттәгечә, шәхси секторлардагы вәзгыятьне анализлау терлекчелек юнәлешендә иң актив, нәтиҗәле хәрәкәт иткән җирлек билгеләнеп, аның башлыгына алгарыш символы булган ат тапшырылды. Бу юлы атка  Кәзкәй авыл  җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев  ия булды.

Аеш һәм Әтәс авыл җирлекләренең эшчәнлеге дә уңай бәя алды. Алар рейтингның икенче һәм өченче баскычларын били.  Ә менә Иске Айман, Татар Суыксуы, Чалманарат җирлекләре апрель ае йомгаклары буенча кызыл зонада. Макталмагач, тапталасың икән шул ул....

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International