Бәйрәм ялларында Актаныш районы территориясендә өч янгын очрагы теркәлеп, “кызыл әтәч” янә райондашларыбызның уяулыгын сынады.
Яллардагы беренче янгын 8 май көнне Яңа Балтач авылында теркәлә. Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан янгында бер сәгатькә якын арада 1965 елда төзелгән 15 квадрат метрдагы агач сарай көлгә әйләнә. Корылманың иминиятләштерелмәгән булуы мәгълүм. Хуҗага килгән зыянның күләме якынча 100 000 сум. Саклап калынган мал-мөлкән якынча 300 000 сум итеп бәяләнә.
.jpg)
9 май көнне “кызыл әтәч” Олимән авылындагы сарайга “килеп куна”. Бу юлы 1974 елгы сарай белән бергә аңа кушылган мунча да көлгә оча. Янгынның гомуми мәйданы – 42 квадрат метр. Янгынның беренчел сәбәбе итеп бала-чаганың ут белән шаяруы фаразлана. Салынган зыян күләме исәпләнелә.
.jpg)
11 май көнне янгын үз канатларын Татар Суыксуы җирлегендә җәя. Бу юлы да “кызыл әтәч”нең корбанына әверелгән корылма - бүрәнә сарай. 30 квадрат метр мәйданлы 1970 елгы сарайдан да, ни кызганыч, көл өеме генә кала. Янгын сәбәпләре ачыклана. Зыян 50 000 сум итеп бәяләнсә, 300 000 сумлык мал-мөлкәтне янгынга каршы хезмәт вәкилләре коткарып калуга ирешә.
Янгын объектларыннан күренгәнчә, 2020 елда районда сарайлар яну очрагы ешайган. Узган ел уттан Актаныш районында күпләп мунчалар зыян күргән иде. Ялларда килеп чыккан фаҗигаләрне берләштергән тагын бер факт – өч сарайның берсе дә иминиятләштерелмәгән. Янгыннарның икесе көндезге сәгатьләрдә чыкса, Татар Суыксуында яшәүчеләрне “кызыл әтәч” төнге сәгатьтә аякка бастыра. Янгын сүндерүчеләрнең төгәл һәм оператив эш итүе нәтиҗәсендә утның тирә-юньгә таралуына юл куелмый, ул тиз арада сүндерелә, әмма бу янгыннарны бөтенләй булдырмый калырга да мөмкин. Ут чыккан очракта - 01, кәрәзле телефоннан - 101 һәм 102 (экстрен чакыру) номерына шалтыратырга кирәклеген онытмыйк!
Хөрмәтле райондашлар, үз мөлкәтегезгә сакчыл карап, янгын чыгу куркынычы булган объектларга игътибарлырак булсагыз иде. Өстәвенә, 17 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә.