28 май көнне Кәзкәй авыл җирлегендә җирлек башлыкларының күчмә утырышы гамәлләштерелде.
.jpg)
Кәзкәйлеләр дә аннан бик зур файда күргән. Аның бер өлешенә Тыңламас авылына су кертүгә ирешкәннәр. 750 метр арада торбалар сузылып, халык суга тиенгән. Бер өлеш акчалар 710 метр юл салуга һәм Кәзкәйнең 1 Май урамы юлларын төзекләндерүгә юнәлтелгән.
.jpg)
Россия Хөкүмәте «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында «Федераль законга һәм Россия Федерациясенең башка закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 962484-7 номерлы федераль закон проектын хуплады һәм Дәүләт Думасына кертте.
Татарстан Росреестрында һәм ТР буенча Кадастр палатасында закон проекты, аерым алганда, кадастр инженерының һәм хокукларны теркәү органының «Кадастр инженерының шәхси кабинеты " электрон сервисы аша мәгълүмати хезмәттәшлеге тәртибен аныклый.
Лиана Рамил кызы авыл җирлекләре эшчәнлеген 21 күрсәткеч аша анализлады. Ел ахырында рейтингның беренче сигез җиңүчесе 150 мең сум акчалата бүләккә ия булачак. Бүген Актанышбаш, Киров, Теләкәй, Чуракай, Иске Кормаш, Усы җирлекләре бу бүләккә таба беренче адым ясады, алар 1 квартал нәтиҗәләре буенча алдынгы позициядә.

Фәрит Нәҗмиев – сөт җыючыларның берсе. Аның фикеренчә, сөтнең майлылыгы югары булса, сөткә яхшы бәя кую проблема түгел. Сыйфатлы сөткә ихтыяҗ һәрвакыт булды һәм булачак.
.jpg)
Шунысы игътибарга лаек, киңәшмәне кабул иткән Кәзкәйне җирлек башлыклары нәкъ менә эш процессында күрде: бу исә башкарылган эшләрне генә түгел, әле башкарылачакларын күрү мөмкинлеген дә тудырлы. Менә шушы чынлыгы, ясалма булмавы белән аерылып торды да инде районкүләм семинар, чөнки бу безнең көндәлек яшәеш. Бу – авылның чын сулышы.
.jpg)
2017 елдан Аеш авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куйган Айгөл Фазлыкаева 24 майда өченче тапкыр әни булды. Уллы-кызлы гаиләнең бәхетен тагын да түгәрәкләп якты дөньяга аваз салган нәни кызчыкларына Фазлыкаевлар Мәликә дигән исем сайлаган.
.jpg)
Җимерелгән юллар, тротуарлар, иске балалар мәйданчыклары - боларның барысы да беренче кварталда урнашкан 15 күпфатирлы йортта яшәүчеләр өчен үткәндә калып бара.
.jpg)
“АКТАНЫШ- БЕЗНЕҢ ZAMAN” ЯҢА РУБРИКА БАШЛЫЙ- анда үзебезнең районда яшәүчеләр турында сөйләячәкбез. Геройларыбыз социаль челтәрләрнең каһарманы түгел. Әмма алар намуслы, тырыш хезмәтләре белән районыбыз үсешенә зур өлеш кертәләр. Бүгенге катлаулы вәзгыять чорында тормышыбызга уңай яклап йогынты ясаган кешеләр турында сөйләү бик мөһим.
ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: КӨН ГЕРОЕ- НАИЛ ГЫЙЛАҖЕВ. Ул бүген иң күп мәйданда чәчү чәчкән, быелгы язгы кыр батыры!
.png)