АКТАНЫШТА ҖИРЛЕК БАШЛЫКЛАРЫ КИҢӘШТЕ: Капка төбе – ир-ат сакалы кебек, пөхтәлек һәрвакыт модада

2020 елның 29 мае, җомга

28 май көнне Кәзкәй авыл җирлегендә җирлек башлыкларының күчмә утырышы гамәлләштерелде. Район башлыгы урынбасары Рәйхан Флүс кызы рәислегендә үткән чарада һәр җирлекне борчыган проблемалар уртага салып сөйләшенде, аларны чишү юлларын җирлек хакимнәре бергәләп эзләде. Коронавируслы вәзгыять шартларында үткән чарада саклык чараларының төгәл үтәлүенә зур игътибар юнәлтелгән иде.

Шунысы игътибарга лаек, киңәшмәне кабул иткән Кәзкәйне җирлек башлыклары нәкъ менә эш процессында күрде: бу исә башкарылган эшләрне генә түгел, әле  башкарылачакларын күрү мөмкинлеген дә  тудырлы. Менә шушы чынлыгы, ясалма булмавы белән аерылып торды да инде районкүләм семинар,  чөнки бу  безнең көндәлек яшәеш. Бу – авылның чын сулышы.

Шактый еллар җирлек башлыгы булып хезмәт куйган Мәхтүмҗан Хөрмәевне дә  бүген башка җирлек башлыкларын борчыган проблемалар борчый. Алар сафында авылларда көтүләрне саклап калуның елдан-ел авырлашуы, лейкоз авыруы,  хуҗасыз йортлар,  халыкның тынычлыгын алган төлкеләр, чабылмый яткан капка аллары. Хәер, соңгысы җәйге чорда аеруча актуаль. Авылда яшәгәч, капка төбен чабу, бер караганда, гадәти хәл кебек, чөнки чисталык, матурлык үзебезгә кирәк. Зур күпчелек авыл башлыгының килеп әйтүен көтеп тә тормый – ялтыратып куя, тик менә махсус рәвештә капка алларын чапмаучылар да бар. Янәсе, урам якка техника, төзелеш материаллары куйганда урам муниципалитетныкы -  моның өчен халыкны штраф белән куркыталар, ә менә печәнен чабар чак җиткәч, ул кешенекенә әверелеп куя. Хаклык кайда? Хаклык, җәмәгать, аңлашып эшләүдә. Якын арада төзелеш эшләре планлаштырасыз икән, урам якка  материал кую өчен рәхсәтне авыл советыннан яздырып аласы – моңа кадәр мондый эшләргә җирлек башлыкларының риза булмавын ишеткән юк. Төзе рәхәтләнеп, иң мөһиме, кулыңда печәтле рөхсәт кәгазең булсын. Техникага килгәндә, еллар буе хәрәкәтләнмәгән техника ни өчен әле бөтен урамны каплап, авыл кешесенә комачаулык тудырырга тиеш? Ә көндәлек капка төбенә кайтып туктап, иртән эшкә кузгалган  техникага берәү дә килеп бәйләнмәячәк. Сүз уңаеннан, җирлек башлыклары җирлек тәртибенә буйсынмаучыларны җаваплылыкка тарта ала, шулай ук районның административ комиссиясе дә саллы штрафлар салырга хокуклы. Административ комиссиянең графигы инде расланган, аның нигезендә комиссия вәкилләре якын арада  җирлекләргә рейдлар оештырачак.

Шуңа күрә итәк-җиңнәрне җыеп, урам яктагы үләннәрне чабып куйсак, авыллар да матурланыр, штрафлардан да котылырбыз. Аннан килеп, капка төбе бит ул – ир-атның сакалы кебек. Пөхтәлек һәрвакыт модада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International