Кәзкәй җирлегендә узган киңәшмә барышында шәхси сектордан җыелган сөткә бәя хакында да сөйләште җирлек башлыклары. Кәзкәй җирлегендә сөтне ике шәхси эшмәкәр җыя – бәяләре дә зарлана торган түгел. Гомумән, җирлек ел әйләнәсе халыкка тотырыклы, югары бәядән исәп-хисап ясап килгән. Соңгы вакытта гына сөт бәясенең түбәнәюе күзәтелә.
Фәрит Нәҗмиев – сөт җыючыларның берсе. Аның фикеренчә, сөтнең майлылыгы югары булса, сөткә яхшы бәя кую проблема түгел. Сыйфатлы сөткә ихтыяҗ һәрвакыт булды һәм булачак. Шуңа күрә җирлек башлыкларына сөт җыючылар белән бу хакта ныклап киңәшләшергә, ныклы контроль булдырырга дигән бурыч куелды. Авыл кешесенең карап торган акча кереме сөттән, шуңа күрә терлек асраучыларның хезмәтен дөрес бәяләсәгез иде, хөрмәтле эшмәкәрләр!