БЕРЕНЧЕ КВАРТАЛГА ЙОМГАК: бүгенге киңәшмәдән- урлашу арта, янгыннан сакланырга, әгәр алдынгы булсаң, 150 мең сум синеке

2020 елның 29 мае, җомга

Бүген район хакимиятенең кече утырышлар залында видеокүпер аша оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләренең 1кварталдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Гади кеше хезмәтен югары бәяләп, “нормальный» хезмәт хакы түләгән, дәүләт салымын башка максатка тотып, качып калмаган һәм башка критерийлар аша җиз иләктән иләгәч, 16 хуҗалык арасында “Әнәк” агрофирмасы-I, Нигез” хуҗалыгы- II, “Чишмә” агрофирмасы- III урынга чыккан.

Бу хакта икътисад буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева җиткерде. Лиана Рамил кызы авыл җирлекләре эшчәнлеген 21 күрсәткеч аша анализлады. Ел ахырында рейтингның беренче сигез җиңүчесе 150 мең сум акчалата бүләккә ия булачак. Бүген Актанышбаш, Киров, Теләкәй, Чуракай, Иске Кормаш, Усы җирлекләре бу бүләккә таба беренче адым ясады, алар 1 квартал нәтиҗәләре буенча алдынгы позициядә.

Җитештерү, коммуналь хезмәт күрсәтү, төзелеш оешмалары арасында да уңышлы эшләүчеләр билгеләнде.

Киңәшмәгә җитәкчелек итүче район башлыгы Энгель Фәттахов алдагы квартал йомгакларында Лиана Сираевага сөт эшкәртү заводлары эшчәнлеген дә анализларга дигән тәкъдимен җиткерде.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов ел башыннан урлашу кебек җинаятьләрнең артуын әйтте. Пандемия вакытында гражданнардан да, полиция органнарыннан да саклык, уяулыкны арттыру сорала, киеренке чорның тәэсире җинаятьләрнең артуына китерәчәк дип фаразлана.

 

 Район янгын сагы хезмәте башлыгы Илназ Шәрифҗанов исеменә кииңәшмәдә кисәтү ясалды: райондагы сәламәтлек саклау оешмаларында- үзәк хастаханәдә, участок хастаханәләрендә махсус янгын сигнализациясенең булмавы бернинди кысаларга да сыймый.

- Сез бүген җиһаз куярга акча юк,  дип түгел, ә чаң кагарга, үзегезнең министрлыкларны (ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы) дер селкетергә тиешсез!- диде ачыргаланып, район башлыгы.

Әйе, хастаханәдә гап-гади янгын саклагыч булмаганда, коронавирус белән көрәшү дә бармы-бар өчен, ягъни исем өченгә  генә калмасын иде инде. COVID-19 инфекциясе безнең тормыш белән идарә итә башлаган көннән алып (28.03.2020) районда 422 кеше күзәтүгә алынган, бүген142 кеше күзәтүдә. COVID-19 авырулы кеше белән 109 райондашыбыз контактка кергән, бүгенгә бу сан- 32. Шулар арасында  читтән кайтучылар 313, бүген- 110 кеше. 240 кешедән анализ алынган, бүген- 14 кеше бу инфекциягә анализ биргән. 164 енең анализы әзер, 1се уңай, калганнары тискәре нәтиҗә күрсәткән. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев  районда 28 марттан соң 29 пневмония авыруының теркәлүен, 11 кешенең Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсенә озатылуын, 16 сының өйдә дәвалануын әйтте. 2019 нчы елның шушы вакытына, май аена  79 пневмония авыруы теркәлсә, быел бу сан- 70.

Көн вәзгыятенә бәйле рәвештә, “Роспотребнадзор”ның Актаныштагы табибы Луиза Хафизова район оешмаларында даими рейдлар үткәрә, ул, җитди кимчелекләр юк, диде.

Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалыклар эшчәнлеге буенча күрсәткечләрне бәян итте.

Бүгеннән берничә хуҗалык терлек азыгы әзерләү компаниясен башлап җибәрде, Энгель Нәвап улы “ Мул сөт нигезе- терлек азыгын,  культуралар сусыл, сыйфатлы чакта сенаж итеп әзерләсәк, оттырмабыз!”- дип терлек азыгы әзерләүне тизләтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International